tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәк милли театрының гастрольләре
Үзбәк милли театрының гастрольләре

Үзбәк милли театрының гастрольләре

Үзбәк милли академия театры Казанда гастрольләрдә булып китте.  Үзбәк милли академия театрының (Ташкент. ш.) гастрольләре “Язмыш сынавы” спектакле белән ачылды. Г.Камал театрының Зур сәхнәсендә сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Камалова Эльвира Рафаил кызы, Үзбәк милли академия театры директоры, ҮР атказанган артисты Масудов Фәтхулла Хөсәен улы, Г.Камал театрының баш режиссеры Бикчәнтәев Фәрит Рәфкать улы һәм Г.Камал театры директоры Якупов Илфир Илшат улы чыгыш ясады.

Шулай ук гастрольләр ачылышында Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы Вәкиле Шакиров Рамил Әнвәр улы, Ташкент шәһәренең Татар мәдәни үзәге советы рәисе Гыйниятуллин Рим Абдулла улы һәм Камал театры артистлары да катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*