tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзебезнекеләр уянды
Үзебезнекеләр уянды

Үзебезнекеләр уянды

Елдагыча сентябрьнең беренче атнасында Казан мөселман кинофестивале узачак. Быел ул нинди яңалыклары белән куандырыр соң? “Татаркино” оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, быел 60ка якын илдән 1000гә якын гариза кабул иткәннәр. Нәти­җәдә кино белгече Сергей Лаврентьев җитәкче­леген­дәге жюри 65 картинаны конкурска кабул итеп алган. Төп номинацияләргә 10ар кино сайлап алсалар, “Милли кино” дигән бүлеккә 15 картина кергән. Миләүшә Айтуганова моны, үзебез­нең кинематог­рафистлар­ның җиң сызганып эшләве нә­тиҗәсе, дип бәяләде.

Татарстан тамашачысын, мөгаен, конкурска “Мул­­ла” фильмы кабул ите­лү дә сөендерер. Ә менә Илдар Ягъфәровның “Байгал” фильмын кинофестиваль программасында кү­реп булмаячак. Режиссер аны быел башка халыкара фестивальләрдә сынап карарга тели.

“Татаркино” җитәк­че­сен­нән, нинди эчтәлектәге фильм­нар күбрәк, дип тә кызыксындылар. Баксаң, режиссерлар динара, милләт­ара мөнәсәбәтләр турында уйлана икән. Мондый фильм­нар өчен махсус “Мәдә­ниятләр багланышы” дигән программа булдырылган. Алар конкурстан тыш “Мир” кинотеатрында күрсәте­лә­чәк.

Сүз уңаеннан, Казан мө­селман кинофестивале урынын алмаштыра. Ел саен без фильмнарны “Родина” кинотеатрында карасак, быел ул “Ривьера” күңел ачу комп­лексына күчәчәк. Оештыручылар моны, кунакларны яшәтүне, фильмнар карау һәм очрашуларны бер түбә астына җыярга омтылу, дип аңлата. Ә махсус программа фильмнары (бәйгедә катнашмый торганнары) “Мир” кинотеатрында барачак.

Чараның бюджеты турында да кызыксындылар. Узган ел ул 30 миллион сумны тәшкил иткән булган. Быелгы бюджет әлегә формалашып бетмәгән. Айтуганова, бу сумма башлыча кунак­ларның юл бәясен түләүгә, яшәтүгә китә, дип белдерде. Бу җәһәттән кайбер журналистларда ризасызлык туды. Алар фикеренчә, режиссерларга гына түләргә кирәк. Журналистларны шулай ук Миләүшә Айтугано­ваның режиссер Илдар Ягъфәров, “Время кино” дирекциясе җитәкчесе Альбина Нафигова (элек ул фес­тивальнең программа директоры иде) белән мөнә­сәбәтләре дә кызыксындырды. Аларга, без – иҗади эшчәнлектә, дигән җавап бирелде.

Миләүшә Айтуганова Татарстанда кино базары булдыру юнәлешендә җитди эш алып барылуы турында да әйтте. Баксаң, Казанда ха­лык­ара кинофес­тивальләр директорлары белән форум үткәрергә җыеналар икән. Әлеге чара кысасында “тү­гәрәк өстәл“ оештырылачак һәм ул фестиваль проблемаларына багышланачак. Уз­ган елдан халыкара фести­вальләрдә Казан кинофес­тивален чагылдыру эше баш­ланып киткән. Нә­ти­җә­дә Казан кинофестивале фильмнары Мисырның Асуан кинофестивалендә дә күрсәтелгән.

Кызыл келәмнән кемнәр узачак? Бу сорауны бирү әле иртәрәк. Чөнки чакырылган кунакларның барысы да җавап бирмәгән. “Кире” фильмында катнашкан Камил Ларин, Россия артистларыннан Ирина Алферова килүе билгеле, ә менә “Великолепный век” киносы актерларыннан әле җавап алынмаган.

Кайсы киноларга игътибар итәргә? Бу хакта исә озак­ламый жюри рәисе Сергей Лаврентьев сөйләячәк. Аның белән очрашу ай азагына билгеләнгән.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*