tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Үзгәреш жиле» фестивале артистлары Нью-Йоркка очты
«Үзгәреш жиле» фестивале артистлары Нью-Йоркка очты

«Үзгәреш жиле» фестивале артистлары Нью-Йоркка очты

17 гыйнварда татар җырчыларын зур “сынау” көтә. Алар Нью-Йоркның Карнеги-холлында чыгыш ясаячаклар. Әлеге холл дөньядагы иң дәрәҗәле мәйданчыклардан санала. 

Фестивальдә катнашучылар Мәскәүдә ТР Русия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшиннең теләкләрен кабул иткәннәр иде. Ул проектның ни дәрәҗә кызыклы булуын, артистларның осталыгы белән күңелле узачагын ассызыклаган иде.
“Ышанам, сез үз сәләтегезне күрсәтә алачаксыз. Мәдәниятебез  белән башка халыкларны да таныштыру мөһим”, – диде вәкаләтле вәкил.

Шулай ук очрашуда проектның сәнгать җитәкчесе, РФ һәм ТР халык артисты Венера Ганиева, фестивальдә катнашучылар – Әмир Әхмәдишин, Айдар Гайнуллин, Юлия Гарифуллина, Гөлнара Гатина, Лилиана Газизова, Артур Исламов, Эльза Исламова, Әлфия Нигъмәтуллина, Алинә Шәрипҗанова булган.

Программаны Русиянең халык артисты Чулпан Хаматова алып барачак.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*