tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зар буласың икән бер күрергә
Зар буласың икән бер күрергә

Зар буласың икән бер күрергә

Кем ничектер, шәхсән үзем яңа татар җырлары арасында әллә ни истә кала торганнары юк ди идем. «Идем» дим, чөнки Әбри Хәбриевның башкаруында тәмәке тарткан әтиләр турында җырын бер ишетү булды, ул инде күңел түрендә урын алды. Истә дә калды. “«Зар буласың икән, бер күрергә, тартып утырганын әткәйнең» – дип, тик үз алдыма шыңшып йөрим бүген көнозын.

Сагыну

Җыр “Тарта иде әткәй тәмәке” дип атала, Әбри Хәбриев музыкасы, сүзләрен
Физәлия Дәүләтгәрәева язган.

…Кайдан сабырлыклар алды икән
Түзеп булмас сыман чакларда?
Җиңелрәк, бәлки, тоелгандыр
Ачы тәмәкесен тартканда…

Яшәсен иде дә… Тик әткәйне
Тартып алып булмый вакыттан.
Мәңге яшьлек җирдә булмагандай,
Дәва юк икән шул картлыктан.

Искә төшә, исән чакларында
«Тартма, әткәй», – диеп әйткәнем.
Зар буласың икән бер күрергә
Тартып утырганын әткәйнең…

Әбри Хәбриев аны шундый итеп җырлый, җырлау да түгел бу, чын җырлауның хәзер мәгънәсе югалды димме, көйгә салып егет үз тарихын сөйли. Әтисе турында. Җәйге эсседән качып, ышык бер урында, фуражкасын артка чөеп, тын гына, берүзе тәмәке көйрәтеп утырган әтиләр турында көйли ул.

Әттә, әттәм

Минем әти дә фуражка киде. Яшь чакларында фотографияләргә фуражкадан төшкән. Әбридән соң, юксынып, бер елап алдым да, әтиемнең фотографияләрен чыгардым. Әлбәттә, яшь чакларын хәтер истә тотмый, мин белгәндә карт иде инде. Минем өчен карт кебек иде, ә бит ул үлгәндә аңа бары тик илле ике яшь иде.

Илле ике. Бүгенге көн белән исәп-
ләгәндә әле ир уртасы кеше.
Мин аңа караганда олырак инде.
Сигез елга.

Кыска булды, әттә, синең гомер,
Сизми калгансыңдыр үткәнен.
Өзелдең син кинәт, белми калдым,
Соңгы сулышларың җиткәнен.

Әттә, әттә, димен, ишетәмсең,
Мин еш кайтам сине сагынып,
Син утырткан бакча агачларың,
Елый, әнә, миңа сарылып.

Синең нигез, салган йортың тора,
Тик бер кайда сине күрмимен.
Нәни чактай, ятып тупсаларга,
Әттә, әттәм, диеп үксимен.

Әттә, әттәм, димен, ишетәмсең,
Иртә йомдың бигрәк күзеңне,
Чәчләремдә чал төс күренсә дә,
Ятим итеп сизәм үземне.

Монсы минем шигырь. Төп йортка кайткач бакчага чыкмый калмыйм. Алмагачлар янында әттәм басып тора күк. Кинәт үлү сәбәпле, урамда йөргәндә каядыр еракта, кешеләр арасында ул күренеп киткән күк була иде. Бер биш еллап шулай күренгәләп торды да, югалды. Кайчак, әллә чынлап торып кайтып-кайтып китә микән дип уйлый идем, чөнки бер утыз-илле метр алдарак күренеп киткән кеше, чыннан да, ул иде. Кебек.

Әтиләр төрле була

Кыз бала бигрәк тә әтигә тартылучан була. Гадәттә, булачак ирен дә әтисенә охшатып сайлый. Әйтмим, тышкы кыяфәт дип, тик кайсыдыр ягы әтисенә тартым буладыр.

Әтиләр төрле була. Айнымый салып йөрүчеләр дә, чит хатын-кыз янында чуалучылар да, үзен тыя алмый кул күтәрүчеләр дә. Монда җаваплылыкның күп өлеше әниләр өстендә. Әни шундыйга түзә икән, кыз баласы да үзе кебек бәхетсез булырга мөмкин, чөнки әтиләргә охшатып сайлыйбыз, шулай тиеш дип уйлыйбыз.

Әтиләр төрле була. Бер танышым, гомере буе җаваплы урында эшләде, ире дә кеше арасында дәрәҗәле иде, гомере буе ире өстеннән йөргәнлек белән интекте. Елый-елый сөйләр иде, мин, берсендә, кызганып, ник аерылмадың соң, дидем. Ул миңа шундый сәер итеп карады, хәтта ачуы чыкты. Аннан, бераз уйлап торганнан соң, китү турында уй бер генә тапкыр килмәде, әмма түздем, диде.

– Түздем, ир буларак канымны эчте, әмма оныклар өчен менә дигән бабай ул! Шулкадәр аларны ярата, мәктәптән кайтуларына, кызымның өенә барып, ашарга әзерләп тора иде.

Кайчак кешеләр киңәш сорап килә. Менә шундый-шундый хәл, нишлик, диләр. Нинди дә булса киңәш бирү дөрес эш булмас. Мин үзем белгән төрле хәлләрне сөйлим. Иң беренче чиратта, ир буларак канын эчкән, әмма оныклар өчен иң әйбәт бабай турында. Кеше буларак күңеле яхшы икән, бәлки түзәргәдер?

Чын әти

Түзәрлек булмаса, икенче очрак бар. Әтисе-әнисе тату, әйбәт гаилә, беренче карашка, әмма әтиләре бик кырыс. Әниләре ир хакы дип түзеп яшәде, мәрхүмә инде. Бердәнбер кызларының кияүләре әйбәт булмады. Кыз түзмәде, аерылды. Ике бала белән кире кайтты. Күпмедер вакыттан ялгыз ир кеше табылды, очрашып йөри башладылар. Ул ир кеше шулкадәр итәгатьле, тәртипле, ярдәмчел. Әни кеше, гомерендә мондый ирләр барлыгын белмәгән бер мескен буларак, бик шикләнде. Шул вакыт очрашкан идек, кызыма аңа кияүгә чыгарга киңәш итмим, шундый булып кылана гынадыр, диде. Яңа әти белән теге ике бала үсеп җиттеләр инде, әнисе шиге булгач, уртак бала табарга ку-

рыкты кызлары. Яңа әти чыннан да бик әйбәт кеше. Әтидән җәбер күреп яшәгән гаиләдә үскән балаларның кайберсе гаилә кормый кала. Алай итеп яшиселәре килми, ә башкача буладыр дип күзаллый алмыйлар, ышанмыйлар да.

Әтиләр төрле була. Үскәндә әти белән, әни белән күк, әллә ни мәш килмисең. Әтиләр корырак була. Ирләрчә. Шулай тиеш. Хәер, мин кечкенә чакта урамнан кулларым туңып кергәндә, әти өрә-өрә ышкып кулларымны җылыта иде. Бу әле дә исемдә. Әни ачуланып мин еласам, әти, аннан качып кына мине юата иде. Чын әтиләр шундый була.

Чын әтиләр гомер буе кызларын кадерли, юата, саклый. Урта Шөннән Мостафидә апа сөйләгән дә әтиләр турында иң яхшы хатирә булып күңелдә саклана.

– Без яшь чакта кичке уеннан соңга калып кайту юк иде. Әзрәк соңарсак, капка төпләренә әтиләр чыгып баса. Ул вакытта ирләр озын ак кальсон киде. Төнге караңгыда, ерактан ук, ак кальсоннан гына капка төбенә чыгып баскан әти күренер иде.

Әтиләр… Сагындырасыз. Әнә, Хәбриев та: «Зар буласың икән бер күрергә Тартып утырганын әткәйнең», дип, ирләрчә кырыс булырга тырышса да, ә күңеле белән малай чакларда икәнлеге ап-ачык, моңлана.

Шәмсия ХӘЛИМОВА.
“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*