tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен тарата
“Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен тарата

“Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен тарата

Татарстан мөфтиятенең “Зәкәт” хәйрия фонды мохтаҗларны ризык белән тәэмин итүне дәвам итә. Шулай итеп, бу атнада да азык-төлек җыелмалары физик мөмкинлекләре чикле булганнарга, берүзе яшәүче өлкәннәргә, ялгыз аналарга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, шәкертләргә бушлай таратылды.

13нче августта Казанда яшәүче 25 кеше ашамлыклар пакеты алды. Җыелмада он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр һәм татлы ризыклар, макарон һәм чәй бар иде. Азык-төлек күчтәнәчләреннән тыш, фонд карамагында тәрбияләнүчеләргә нәзарәт тарафыннан әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен тапшырдылар.

Мохтаҗларга бу рәвештә ярдәм итү “Зәкят” хәйрия фондында республикада коронавирус пандемиясе аркасында үз-үзеңне чикләштерү режимы кертелгәч башланган иде, һәм булышу хәзер дә дәвам итә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*