tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйдә “Ялчыгол төбәкара конференциясе” үткәрелде
Зәйдә “Ялчыгол төбәкара конференциясе” үткәрелде

Зәйдә “Ялчыгол төбәкара конференциясе” үткәрелде

Зәйнең 7 нче мәктәбендә чираттагы “Ялчыгол төбәкара фәнни-гамәли конференциясе” узды. Күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы Таҗетдин Ялчыгол исеме белән аталган конференциясенең биредә дүртенче мәртәбә оештырылуы.

Конференциядә профессор, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, Ялчыгол дәвамчылары – Гамир Таҗетдинов, Алсу Талипова, укытучылар, укучылар катнашты. Секция утырышларында укучылар “Туган җир тарихы”, “Иң тирән нәсел агачы”, “Музейларда халкым ядкаре”, “Күренекле шәхесләр” темалары буенча фәнни эшләрен якладылар.

Рәзимә Кашапова

zainsk-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*