tatruen
Баш бит / «ТАТАРЛАР» газетасыннан / Җаваплы карарлар чоры
Җаваплы карарлар чоры

Җаваплы карарлар чоры

Икенче Бөтендөнья татар конгрессы татарның нәни дәүләтчелегенең 7 еллык бәйрәме көннәрендә һәм ХХI гасыр бусагасына аяк басарга әзерлек чорында уздырыла. Татар дөньясының, татар халкының рухи үзгәреш кичергән чоры. Замана көндәлек прогрессив үзгәрешләр кичерә, яңа технологияләр ут тизлегедәй тормыш әйләнешенә керә бара. Дөнья күләм аренасында әледән-әле татар исемнәре, Татарстан атамасы еш яңгырый, республиканы һәм татарларны чит илләрдә әкренләп таный башлыйлар. Шулай да, чарада катнашучы делегатларны да, кунакларны да борчыган ике яшерен мәсьәлә ярылып ята: яңа ХХI гасырга татар милләте нинди халәттә аяк баса? Аның язмышы ничегрәк булыр? Татарстан чынлап мөстәкыйль дәүләт булып китәрме?

Залдагы халыкның уйлануларын тоемлагандай, Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев әһәмиятле вакыйгаларның үзәгендә торырга күнеккән татар халкының нинди казанышлар белән яңа гасырны каршы алуы һәм  аның киләчәгенә карата үзенең фикерен белдереп, алда нинди төп юнәлешләр булырга тиешлеген билгеләп үтә:

“Без ХХI гасырга  кешелек үсешенә зур өлеш керткән халык буларак  аяк басабыз. Бүген иң зарур нәрсә – Татар милләтенең сәяси, икътисадый һәм мәдәни өлкәләрдәге хәлен тирәнтен өйрәнү. Ә иң мөһиме – гаять җаваплы карарлар кабул итү чоры килеп җитте. Мин туган халкымның бөтен дөнья күләмендә лаеклы һәм абруйлы урын аласына чын күңелемнән ышанам”.

Әйе, беренче съездның максаты татар халкын барлау, уяту, бер-берсе белән танышып багланышларны ныгыту, рухи бердәмлекне раслау булса, икенчесендә, әлбәттә, киләчәккә бару юлларын билгеләү, Татарстанның дәүләтчелеген саклап калу һәм аны үстерү күздә тотыла.

5 ел вакыт йомгакка чорналып тарих киштәсенә менеп ята. Башкарма комитетның ике съезд арасында эшчәнлеге нидән гыйбарәт? Моның турында БТК БК рәисе Индус Таһиров бик тәфсилләп сөйли.

Ул исә, Бөтендөнья татар конгрессы үзенең эшендә фәнни оешмаларның, дәүләт структураларының һәрвакыт игътибарлы булуын, ярдәмләшеп торуын билгеләп үтте һәм аларга олы рәхмәтен җиткерә. Шулай ук, Индус Таһиров, милли хәрәкәтнең соңгы еллардагы үсешен бәяләп, бу агымга югары дәрәҗәле интеллектуаль милләттәшләребезнең тартылуын азсызыклап уза. Чыгышында ул, соңгы вакытта  матбугатта барган татарлык мәсьәләсенә карата шәхси фикерен белдерә:

“Татар кем ул? Нинди ул? Нинди сыйфатларга ия? Без шул турыда гомумән киң җәмәгатьчелек катнашында бәхәсләр үткәрергә тиешбез, ул кирәк”. Сүз уңаеннан ул татарның, татар кешесенең нинди икәнлеген билгеләп, хәтта, аның тискәре якларын да яңгыратып үтә.

Үзенең сабырлыгы, интеллигентлыгы, төпле фикерләре белән милләттәшләренең хөрмәтен яулап өлгергән нотыкчы съездта Россия җитәкчелеге вәкилләренең булуыннан файдаланып, тагын бер мөһим мәсьәләне куерта. Ул – Россия хакимият органнарында татарларның пропорциональ вәкиллеген булдыру. “Татарны Россиядәге икенче халык дибез, ә аның хөкүмәте составында бер генә татарны да күрмибез. Бу дөрес түгел”, – дип  тәнкыйтьләп чыга.

Гомумән пленар утырышларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, түгәрәк өстәлләрдә рәхмәт сүзләре генә түгел, тәнкыйть, конкрет тәкъдимнәр, тәҗрибә уртаклашулар еш яңгырый.

Съезд барышында яңгыраган кызыклы берничә тәкъдимнәргә тукталып китмичә булмас. Ул вакытта күтәрелгән нинди мәсьәләләрнең тормышка ашканлыгын белеп тору һәркемгә кызыкдыр.

Татарстаннан читтә, Финляндиядәге 900гә якын милләттәшебезне берләштергән “Исламия” мәдәният җәмгыяте рәисе Окан Дахер чит ил татарлары тормышы белән таныштырып уза. Әлеге кардәшләребез туган телдә аралашып, милли көйләребезне җырлап, татар икәнлекләре белән горурланып, бабаларыбыздан мирас булып килгән бердәмлеккә омтылып гомер кичерә. Һәм әлбәттә, киләчәктә башка халыклар белән аралашуны җиңеләйтү йөзеннән Окан әфәнде:

“Латин әлифбасына күчү акрынлап булса да хәл ителсен иде”, -дигән тәкъдим белән чыга.

Латин графикасына күчү фикерен хуплап Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ринат Мөхәммәдиев үз чыгышында болай ди:

“Бер уйлаганда, татар язучысы өчен бу әллә ни ашыгыч мәсьәлә түгел кебек. Ләкин телибезме, юкмы, без дөнья цивилизациясенә чыгасыбыз, бөтен милләт бер булып тупланасыбыз, үз-үзебезне саклыйсыбыз килсә, без бу адымга тәвәкәлләп барырга тиеш. Юкса, өйләнә алмый аптыраган карт буйдакка әверелеп калуыбыз, ихтимал”.

Шуны әйтеп узырга кирәк, латин графикасына күчү съездда яңгыраган иң күп тәкъдимнәрнең берсе. Бу фикер беренче чиратта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев чыгышында да яңгыраш таба.

Равил Гайнетдин исә төзелгән мәчетләргә  югары белемле дин хадимнәрен кирәклеген һәм яшьләрне әллә нинди агымнарга кертү ихтималы булган чит-ят җирләргә җибәргәнче, үз җирлегебездә, үз илебездә әзерләнергә тиешлеген киң җәмәгатьчелеккә җиткереп “Россия Ислам университеты ачырга кирәк”, – дигән тәкъдим кертә.

Фәйрүзә ханым Мостафина, галим кеше буларак:

“Мәктәптә тарих укыту программаларын бөтен төбәкләрдә дә озакка сузмыйча үзгәртү  кертү  чараларын күрергә кирәк, – дип залда утырган Россия җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә. – Россиянең төрле төбәкләрендә татарларны Чыңгыз хан калдыклары дип һәм татар  белән татар-монгол  терминнарын аермыйча  укыту дәвам итә. Шул дәресләрдә утырган балаларда, әлбәттә, татар халкына ихтирам тумый”, – дип дәлилли ул үз фикерен.

Әстерхан өлкәсе губернаторы Анатолий Гужвинның чыгышы аеруча игътибарга лаек. Чыгышын тәмамлап ул болай ди:

“Татар театры уңаеннан менә нәрсә әйтәсем килә.  Бездә чыннан да ике театр бар һәм алар икесе дә үзешчәннәр. Әмма без чын Әстерхан дәүләт татар театрын булдырырга телибез, биредә безгә федераль хакимиятнең дә ярдәме кирәк булачак. Без моны һичшиксез эшләячәкбез”.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Роза ханым Туфитуллова һәммәбез дә зарыгып көтеп алган  Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Законда да, Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау һәм үстерү буенча кабул ителгән Дәүләт программаларында  аналар һәм гаилә турында бер генә сүз юклыгы хакында әрнеп сөйли. “Телгә өйрәтү үзеннән-үзе, табигать кушканча бара, дип уйлаучылар белән берничек тә килешеп булмый. Дәүләтебезнең тел сәясәте дә, гаилә сәясәте дә аналардан башланырга тиеш”, – ди ул үз чыгышында һәм республикабызга милли гаилә үзенчәлекләрен эченә алган, кешелекле, төпле гаилә сәясәте кирәклеге хакында тәкрарлый.

Язучы, “Иттифак” оешмасы рәисе Фәүзия Бәйрәмова милләтебез һәм Татарстан киләчәгенә кагылышлы берничә тәкъдим әйтеп уза:

  • Россия белән Татарстан арасындагы Шартнамәнең вакыты чыгып аны озайткан вакытта ике яклы тигез килешү төзергә;
  • Татарстан гражданлыгы турында закон кирәк;
  • Качаклар турында закон.

“Закон булса программасы да була, программасы булса акчасы да була, шуңа күрә татарларны рәнҗетмик, закон кабул итик. Татарстанда татарлар санын 60, хәтта 70 процентка җиткерик”, -ди Фәүзия ханым.

Билгеле, яңгыраган барлык тәкъдимнәрне санап булмый. Чыгыш ясаучылар тарафыннан Башкарма комитет эшчәнлегенә кагылышлы фикерләр дә булды: практик гамәлләргә күбрәк игътибар бирергә; мондый конгрессларны Татарстаннан читтә үткәрергә кирәк; төбәкләрдәге татарлар белән аеруча күп эшләргә; татарларны яңадан торгызу һәм үстерү механизмын булдырырга һ.б.һ.б.

Създда Бөтендөнья таатр конгрессы Башкарма комитеты рәисе итеп Индус Ризак улы Таһиров сайлана.

Мөнирә Сәгыйдуллина әзерләде,
“Халкым минем…” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*