tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәннәт Низаметдинова: Татар хатын-кызлары һәрвакыт казакъ даласында югары бәяләнделәр.
Җәннәт Низаметдинова:  Татар хатын-кызлары һәрвакыт казакъ даласында югары бәяләнделәр.

Җәннәт Низаметдинова: Татар хатын-кызлары һәрвакыт казакъ даласында югары бәяләнделәр.

Казакъстан Республикасы Нур – Султан  шәһәренең “Дуслык” татар мәгариф һәм мәдәният узәге рәисе, “Казакъстан татарлары һәм башкортлары Конгрессы” иҗтимагый берләшмәсенең “Ак калфак” татар һәм башкорт хатын-кызлары Советы рәисе Низаметдинова Җәннәт Әсхәт кызының Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында ясаган чыгышы  

Үзем делегация җитәкчесе буларак, сезнең игътибарыгызга үзем белән 20 лаеклы, эшлекле, чибәр Казакъстанда яшәүче хатын-кызларны алып килдем.

Безнең илебездә 18 татар хатын-кызларының оешмасы бар, алар 160 мең хатын-кызларны туплыйлар, 9 этно-мәдәни үзәкнең рәисләре хатын-кызлар.

Казакъстанда бик күп танылган хатын-кызлар бар.

Казакъ халкы татар хатын-кызларын бик яраталар, аларга аерым мөнәсәбәт күрсәтәләр. Халкыбызның борынгыдан килгән әйтүе бар “Адәм булам дисэң, татар кызына өйлән!”

Илебезнең күп бөек улларын татар хатыннары дөньяга алып килә.

Алар арасында атаклы җырчы Бибигөл Тулегенова, күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлелесе Мурат Ауэзов, космонавт Талгат Мусабаев, атаклы жырчы Алибек Днишевһәм башкалар.

Ике бөек татар ханымнары тарихына тукталасым килә:

Беренчесе-Фатима ханым Габитова (Мурат Ауэзовның әнисе) ул өч бөек казак иренең хатыны була. Беренчесе мәгърифәтче Билял Сулеев, бу гаиләдә 3 балалары була. Ире төрмәдән хат яза: “Сөеклем,үз көченә генә таян, кайта алмам, алтыным”.

Икенчесе, беренче иренең дусты – шагыйрь Ильяс Джансугуров өйләнә Фатима ханыма, аны 3 баласы белән ала. Бу гаиләдә тагын 3 бала туа. Кыен заманалар вакыты, икенче ирендә тоткынга алалар.

Өченчесе әдип (прозаик) Мухтар Ауэзов Фатима ханыма аның 6 баласы белән өйләнә. Бу гаиләдә күренекле шагыйребез МуратАуэзов туа. Фатима ханым бик белемле, абруйлы, аның фикерләре зур әһәмияткә ия була.

Икенчесе- Букеев ордасындагы Жангир–Керей Ханның  тормыш иптәше Фатима ханым. Алар икеседә 1826 ел Николай I такка утыру тантанасына (коронованиясенә) Санкт-Петербургка чакырылалар. Фатима апабыз бик чибәр була, тыйнак, акыллы.Күп телләрдә сөйләшә белгән: француз, немец‚ рус телләрендә, фортепианода да уйнаган, профессионал талант иясе булган. Аны Николай I биергә чакыра. Ул үзен бик оста тота. Риваятьләр буенча үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим итә. Әлбәттә ул кияүгә чыкмый. Без борынгыдан татар хатын-кызларыныңтугрылыкларын күрәбез. Хәзерге көндәФатима апабызның шул Николай I белән биегән милли киеме оригиналда Нур-Султан каласында Казакъстанның Милли музеенда саклана. Без Фатима апабызның киемен музейда күреп горурланабыз!

Татар хатын-кызлары һәрвакыт казакъ даласында югары бәяләнделәр.

Хәзерге көндә дә безнең лаеклы кызларыбыз шул эстафетаны горурлык белән дәвам итә. Арабызда өч халык депутаты бар. Ике бөтендөнья чемпионы: Зөлфия Габидуллина, узенең 50 яшенә карамастан параолимпия чемпионы, Гүзәл Манюрова ирекле көрәш буенча чемпион.

Үзем алып килгән кызларда беркемнәндә ким түгел.

Миликеева Флера ханым меценат, социаль программаларны эшкә ашыруда күп өлеш кертә; Иванова Венера ханым татар телен саклау өчен Республикада бик зур эшләр алып бара; ИсмаиловаКамилия ханым Семей балет мәктәбе рәисе, Татарстанның һәм Казакъстанның атказанган сәнгать эшлеклесе; Хәбибуллина Эльвира ханым Республика Татар кызы конкурсының җитәкчесе.

Астанабыз Нур-Султаннан килгән хатын-кызларыбыз да татар халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауда зур өлеш кертәләр.

Безнең Республикада Ак калфак оешмалары бик күп эшләрне алып бара, алар арасында хатын-кызлар сәясәттә, бизнеста катнашуын активлаштыру, гореф-гадәтләрне саклау, яшь буынны тәрбияләү, яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү, социаль яктан ярдәм күрсәтү эшләре.

Үземнең “Дуслык”мәгариф һәм мәдәни үзәгендә дә халкыбызга кирәкле эшләр алып барабыз, алар арасында Нур-Султан шәһәрендә борынгы татар мәчетен торгызу проекты, Тукай язы буенча чаралар циклы, Муса Җәлилгә багышланган халыкара әдәби конкурс «Җәлил йолдызы», бүгенге съезд хөрмәтенә конкурсның вакытын 1 майга кадәр озайтырга булдык, дуслар,сездэн сыйфатлы эшләр көтәбез.

Татар халкының үсеш стратегиясе безнең өчен бик әһәмиятле карар.Аның юнәлешләрен: миллилекне саклап калу, милли кадрлар әзерләү, борынгы күркәм йолаларны торгызу, тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү эшләрен алдагы көннәрдә без армый-талмый тормышка ашырырга тырышабыз.

Хәзер инде үзебезнең фикерләрне,теләкләрне тәкъдим итәсем килә.

Диалог мәйданчыкларын оештыру барыбызөчендә бик мөһим булыр иде, шушылай барыбыз җыелган чакта, мозговой штурм, хәзерге дөньяда хатын-кызлар командалары арасында ничек эшләргә, арабызда тәҗрибәләр уртаклашу, ничек бәхетле булырга бу катлаулы дөньяда, ничек эш табарга, нинди бизнес белән шогыльләнергә безнең хатын-кызларга, акчасыз ничек бизнес башларга, ничек авыруларны җиңеп чыгарга, бигрәк тә онкология авыруларын, кай жирдә нинди уңышлы тәҗрибәләр бар. Шушы сораулар безне бик борчый.

Тәкъдим итәм:

  1. Квартал саен, берәр мәртәбә вебинар үткәрергә, глобаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен.
  2. Телеграфта Бөтен дөнья татар хатын-кызларының чатын булдыру, анда үтәчәк, үткән чараларны күрсәтү (фото, аудио, видеоматериаллар урнаштыру), тәҗрибә уртаклашу һәм башкалар. Бездә Казакъстанда татар конгрессының чаты бар, республика татарлары ни эшләгәнен белеп торабыз. Ул чат безгә бик файдалы.
  3.  Үткәрелә торган барлык чараларның сценарийларының базасын булдыру. Без үзебезнең күп сорауларга җавап табар идек. Ул ябык мәгълүмат булса, Конгрессның шәхси кабинетеннан да керергә булыр иде.

Тарихи яктан караганда безнең татар хатын-кызларыбызүзләренең белеме, акылы,эшчәнлеге, чибәрлеге,тәртиплеге белән дан тоткан.Хәзердә без дөнья җәмәгатьчелеге алдында статусыбызны тагы югары тотарга тиешбез. Барыбызгада сәламәтлек, уңышлар телим!

Чыгышымны шуның белән тәмамлыйм.
Игътибарларыгызга рәхмәт!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*