tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Җәннәттән сөрелгән”
“Җәннәттән сөрелгән”

“Җәннәттән сөрелгән”

30 гыйнвар 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда “Тукай һәм аның даирәсе” циклыннан “Җәннәттән сөрелгән” дип исемләнгән, күренекле дин галиме, публицист, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиевның тууына 140 ел тулу уңаеннан кичә оештырыла.

Халык шагыйре Г. Тукайның әдәби музее үзенең күпкырлы чаралары белән әдәбият сөючеләрне, тарих белән кызыксынучыларны үзенә җәлеп итә. Күп төрле чаралар арасында Габдулла Тукай даирәсенә багышланганнары аеруча популяр.

Муса Бигиев (1875-1949) – каршылыклы чорда яшәсә дә күпкырлы белем алырга омтылган бай эрудицияле, югары зәвыклы галим. Ун ел дәвамында Гарәбстан, Сүрия, Мисыр, Истанбул уку йортларында белем эстәү аның дөньяга карашын киңәйтә, ә Петербург университетында уку аны юридидик яктан белемле итә. Дин гыйлемен тирәнтен өйрәнеп, Ислам диненә реформа ясау, аны җанландыру, заманның иҗтимагый тормышы, фәне таләпләренә җайлаштыру идеясен алга сөргән дини-фәлсәфи хезмәтләрен бастыра. Революция елларында дин әһелләрен кысырыклау башлангач кулъязмаларын яшерен рәвештә Германиягә озата. Ислам милләтендә дини, әдәби, иҗтимагый, сәяси мәсьәләләрне үз эченә алган әсәр Г. Исхакый мөхәррирлегендә 1923 елда Берлинда, “Исламият әлифбасы” исеме белән басылып чыга. Галим тормышының соңгы еллары Мисырның Каһирә шәһәрендә үтә.

Татар халкының күренекле шагыйре Г. Тукай белән Петербург мулласы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиевнең аралашуы 1912 елда була. Г. Тукай аның чакыруы буенча Петербург каласына бара. Биредә М.Бигиев өендә урнаша. Үзара аз гына гомер аралашып калсалар да, алар ил тормышы, дин һәм әдәбият язмышы турында гәп коралар, бәхәсләшәләр. Бу аралашу, әлбәттә, һәр ике олпат шәхесне дә рухи яктан баета.Г.Тукай әдәби музеенең даими экспозициясендә дә М. Бигиевнең фотосын, шулай ук Мәрьям һәм Гөлсем Бигиеваларның рәсемен, аның хокук белеменә багышланган китабын күрергә мөмкин.

Кичәдә галимнең милли музей фондларында сакланган китаплары, документлары күрсәтеләчәк. Киң җәмәгатьчелек алдында күренекле дин һәм әдәбият галимнәре, сәнгать әһелләре чыгыш ясаячак.

Г.Тукай әдәби музее: 293-17-66

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*