tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәйге татар аланы
Җәйге татар аланы

Җәйге татар аланы

Испаниядә белем бирүче татар балалары лагеры 19 июльдә үз эшен башлап жибәрде. Ул Урта дингез буендагы Ориуэла Коста бистәсендә урнашкан.  Лагерь 2016 елдан башлап “Бельгия татарлары җәмгыяте” тарафыннан оештырыла.
Лагерьның әйдаманнары Татарстаннан килделәр.  Әти-әниләр үзләренең кыз-улларын зур теләк белән Урта дингез буена зур теләк белән жибәрә, чөнки биредә алар чын татар мөхитендә тәрбияләнә. Быел, мәсәлән, Алмания, Бельгия, Испания, Нидерланд һәм, әлбәттә, Татарстанның үзеннән дә балалар жыела. Шаккатмалы, Европаның башка милләт гаиләләре дә бу лагерьга үз балаларын  жибәрергә ашкына, чөнки аларга татар милләтенең тәрбия методикасы бик тә ошый.  Ял программасында татар һәм инглиз телләрендә аралашуны камилләштерү буенча көндәлек дәресләр каралган. Шулай ук татар нәкыш-бизәкләрен кулланып рәсем ясау, татар милли ашларын пешерергә өйрәтү  һәм татар милли киемнәрен кию буенча мастер-класслар үтәчәк.
Халыкара татар балалары аланы уз эшен 25 августка  кадәр  дәвәм итәчәк.
сәлам белән,
Лилия Вәлеева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*