enrutat
Баш бит / Җирдәгеләрнең җиденче җыены
Җирдәгеләрнең җиденче җыены

Җирдәгеләрнең җиденче җыены

Мондый җыеннар беркайчан да булмады

Быел март башында Казанда үтүче VII җыенга Россиянең 40 лап төбәгеннән 750 авыл эшмәкәре килә. Тарихның башка чорларында һәм башка якларда күрелмәгән хәл бу. Җыенга килүчеләр үзләре татарлар. Җитмәсә хәлле, булдыклы кешеләр. Коллективизация чорында андыйларга «кулак» тамгасы салганнар. Кулларында мал, эш коралы булгач, алар үзләрен кыю гына тоталар.

Җыенга килүчеләр үзләре авылдан булгач, күбесе туган телдә иркен сөйләшә. Совет заманында андыйларны «колхозчылар» яки «колхоз рәисләре», «бригадир»лар дип тә йөртә иделәр. Араларында «райком секретаре» дәрәҗәсендәгеләре, шәһәрдә завод, кибет тотарлыклары да очрый. Милли рухлы «урта сыйныф» вәкилләре, авыл белгечләре күпчелектер. Алар эшкуарлыктан авылдагы татар мәдәни эшләренә, милләт яшәешенә ярдәм алырга өметләнеп килә. Татарстаннан ярдәм эләкмәсме дип йөрүчеләр дә аз түгел, монысы да табигый хәл. «Алучылар»ның һәрвакыт «бирүчеләр»дән күбрәк булганы да мәгълүм.

Менә шундый 800гә якын татар кешесенең март-апрель аенда Казанга килеп киңәш тотуы инде гадәткә кереп бара. Секцияләрдә, дискуссион мәйданчыкларда чыгыш ясарга, тәкъдим кертергә теләгән һәркем үз ниятенә ирешә. Эшкуарларның иң шәпләре пленар утырышта чыгыш ясап, үзләренең дус-ишләре, Татарстан җитәкчелеге алдында казанышларын, акыл-фикерләрен күрсәтә. Мәдәни программалар буенча Казанда театр, концерт, күргәзмәләр карау, үзара киңәшеп алулар кызыклы да, файдалы да. Татарстан авылларына (быел Әлки районына) чыгып, яхшы тәҗрибә белән танышу, республикабызда авыл хуҗалыгына мөнәсәбәтне күреп, шатлану-кызыгу да эзсез калмый.

Гомумән, авыл эшкуарлары җыены күңелле һәм мәгънәле чара. Шулай булмаса, ел саен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, хөкүмәтнең, районнарның, милли җәмәгатьчелекнең тырышылыгы белән оештырылучы һәм шактый мәшәкатьле бу чарага ихтирам артмас иде.

 

Авылны күтәрү авырмы?

Россиядәге татар авылларының туплана башлавына, аларның Бөтенроссия оешмасын корылуга 10 ел үтеп киткән. Бер карасаң, хәтсез вакыт бу. Кайбер йомгаклар ясау, алга таба баруны күз алдыннан кичерү вакыты җитә. Быел җиденче тапкыр җыелучы эшмәкәрләр кемдер алдында хисап тотудан бигрәк, дөрес юлдан барабызмы, уртак максатларыбыз нинди дигән сорау алдында торалар.

Бөтендөнья татар конгрессы каршында бер дистә ел элек оештырылган татар авыллары берләшмәсе уникаль иҗтимагый структура булып тора. Чөнки аның каяндыр өстән төшерелегән бюджеты, махсус аппараты юк, ул ниндидер компания яки акционерлык җәмгыяте түгел. Колхоз-совхоз системасы үзгәргәч, авылларда икътисади кризис, эшсезлек, фәкыйрьлек хөкем сөрә башлагач, татар авылларының хәзерге заман шартларында дөнья көтүе һәм аларның бер-берсе белән танышып, белешеп торуы зур казаныш булды. Йөзләгән авылларда хуҗалык итүче милләттәшләрнең Казанга гомумроссия җыенында киңәш тотуы «татар конгрессы» вазыйфасын үти!

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылыннан Киазим Дебердиев, Чуашстанда зур эшләр башкаручы Рәшит Сәнҗапов, Самара өлкәсенең Гали авылында эшкуарлыкның гаҗәеп үрнәген күрсәткән һәм гомеренең соңгы көненә кадәр татар халкы һәм якташлары тормышын бизәргә тырышкан Расих Латыпов, Башкортстанның Иглин районында фермер хуҗалыгы оештырып, атлар үрчетүче Хәсән Идиятуллин кебек булдыклы кешеләрнең һәркайсы үзләре бер «милли дәүләт» кебек хәрәкәт итәләр.

Мондый хуҗалыкларның булуы җирдә эшләгән крестьяннарга да, милли-мәдәни инфраструктурага да, гомум татар мохитенә дә уңай тәэсир итә. Әйе, уңышлы фермерлар, эшкәртү цехларын төзүчеләр, азык-төлек сатып зур табыш алучылар һәркайда очрап тормый. Илнең күпчелек төбәгендә авыллар картаю, таркалу, яшьләр, бала-чагалар кимү гадәткә кергәндә, нәкъ менә татар авылларында заманча тормыш корып җибәрү милләтнең яшәргә сәләтле булуын күрсәтә.

Кемнәрдер бу турыда ишетеп-күреп, үзләрендә дә тормышны яңача көйләү турында уйлана башлый. Ни өчен безнең районда яки авылда Шыгырдан, Әләзән, Гали авылларындагы кебек эшләмәскә? Бу сорауга җавап табу җиңел булмаса да, Казанда күргәннәр һәм ишеткәннәр, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның: «Сезгә рәхмәт, яхшы эшлисез, милләтне күтәрәсез!» – дип дәртләндерүе менә шушы «милли хәрәкәткә» көч биреп тора да. Шуңа күрә ел саен авыллар җыенына меңәр чакрым үтеп килүче авыл эшмәкәрләренең саны кимеми, арта гына бара.

Эшкуарлык кешеләргә мөстәкыйльлек, рухи азатлык, милли үсешкә яңа форсатлар бирә. Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировның узган елда үткән VI җыенда әйткән сүзләрендә зур хаклык бар: «Сез бик кирәкле эш белән шөгыльләнәсез. Сез җитештергән продукциянең ассортименты елдан-ел киңәя, димәк, сезнең тырышлыгыгыз бушка китми, халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерә, үзегез дә эшмәкәрлекнең серләренә елдан-ел тирәнрәк төшенә барасыз. Бу өлкә елдан-ел күбрәк кыю һәм тәвәккәл кешеләрне, уңган шәхесләрне җәлеп итә. Җәмгыятебез, татар авыллары бүген шундый шәхесләргә бик мохтаҗ».

Аллага шөкер, Татарстанда авылга кагылган күп санлы дәүләт программалары тормышка ашырыла. Илнең икътисадында шактый гына кыенлыклар булуга карамастан, Татарстанда авылга кагылган программалар кыскартылмый. Татар авылы киләчәге – ул милләтебез киләчәге. «Дөнья нинди якка гына үзгәрмәсен, татар авылы яшәргә тиеш» – татар конгрессының стратегик максаты шундый.

 

Башкарасы эшләр бихисап  

Барысы да ал да гөл түгел, әлбәттә. Дөресен әйтергә кирәк, фермерларга җир алу мәсьәләсе четрекле. Кайбер авыл, муниципалитет, хуҗалык җитәкчеләре тарафыннан халыкның рухи-мәдәни тормышына тиешле игътибар җитми. Нишләп бүген бик күп авылларда балалар аз, булган яшьләр дә үзләренең киләчәген туган нигезләре белән бәйләп карамый? Авылда төпләнгәннәре дә гаилә кормыйча гомер кичерә.

Югыйсә, Татарстан авыллары 100 процент ут, су, газ белән тәэмин ителде, күпме юллар салына, мәктәп, балалар бакчалары, клуб, медпункт биналары заманча төзелә. Һәр авылда сыйфатлы Интернет, телефон челтәрләре эшләп тора. Әмма исән калган күмәк хуҗалыклар да авылның һәр кешесен эш белән тәэмин итә алмый.

Димәк, авылның һәр теләгән кешесенә үз эшен ачарга, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру шартларын булдырырга кирәк. Әгәр авыл кешесенең, бигрәк тә яшьләрнең, үз эше, үз хуҗалыгы яшәү чыганагына әверелә алмый икән, ул, әлбәттә, авылдан китү ягын караячак.

Узган елда үткән VI җыенда билгеләп үтелгәнчә, гаилә фермаларын төзү әле дә актуаль булып кала. 5-6 ел элек Татарстан Президенты авылларда 1000 гаилә фермасын булдыру турында күрсәтмә бирегән иде. Йөзәрләгән маллы фермаларда, меңәрләгән гектарлы басуларда ялланган кешеләр эшләсә, бу һич кенә дә гаилә фермасы була алмый. Элекке колхозларның коопертив булып эшләве дә начар түгел. Ләкин хәзерге шартларда һәр гаилә үзе алып барган кече хуҗалыклар яшәүчәнрәк була.

Соңгы вакытта Татарстан Президенты ярдәме белән 5-10 баш терлеккә исәпләнгән гаилә фермалары корыла башлады. Бу эш субсидияләр бирү юлы белән тагын да киңәйде. Кайбер районнарда гаилә фермасы оештыру өчен субсидия алырга теләүчеләрнең чираты тезелде.

Ә алдынгы, уңышлы татар авылларында без бөтенләй икенче тормышны күрәбез. Әйтик, Самара өлкәсенең Гали авылында, Чуашстан Республикасының Шыгырдан, Урмай авылларында халыкның 50-60 проценты эшмәкәрлек белән көн күрә. Аларда гаилә фермалары, үз авылларында ук продукция эшкәртү белән шөгыльләнүче цехлар белән тыгыз элемтәдә эшли. Шулай булгач, җитештергән малны сатуда бернинди тоткарлык юк. Һәр җирдә сатып алу үзләре килешенгән бәяләр буенча оештырылган. Бу очракта бәяләрне алар үзләре билгели. Чын-чынлап базар мөнәсәбәтләре урнаша. Менә ул конкуренция! Андый авылларда соңгы елларда гына да яшь гаиләләр яши торган яңа урамнар калкып чыкты, аларда балалар бакчалары, мәктәпләр гөрләп тора.

 

Мәдәният һәм мәгълүмат кыры да иген басуы кебек

Татар авыллары җыенында чыгыш ясаучылар, гадәттә, экранда бай эчтәлекле презентация, махсус фильмнар күрсәтәләр. Нинди матур урамнар, йортлар, эшкәртү җиһазлары, милли киемле якташлар күренә анда. Алга китешне күрсәтүче саннар, диаграммалар, мәдәни чыгышлар һәркемгә тәэсир итә. Күңелгә дә, зиһенгә дә сеңеп калган күренешләр шундый ук яңалыкларны гамәлгә кую теләге уята.

«Бөтенроссия татар авыллары» берләшмәсе җитәкчесе Фәнир Галимов авылларның рухи-мәдәни хезмәттәшлегенә зур игътибар бирә. Узган җыенда Фәнир Галимов Туймазы районында үзенең туган авылы Төмәнәктә беренче тапкыр «Ык буе авыллары Сабантуе» уздыру планы белән бүлешкән иде. Татарстан, Башкортстан, Оренбург өлкәләрендә 14 район авылларында төрле милләт вәкилләре яшәсә дә, күпчелекне татарлар тәшкил итә. Узган елны июль аенда мондый үзенчәлекле дуслык бәйрәме, өч төбәкнең дуслыгын ныгытучы Ык буе сабантуе бик матур үтте. Шул ук көннәрдә Төмәнәктә «Бабай утары» дигән гыйбрәтле үзәк тә ачылды. Туймазы шәһәрендә «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге эшләп тора.

Авыллар берләшмәсенең җитәкчесе үзе Туймазыда яшәсә дә, ул гомумтатар чараларын алга сөрергә тырыша. Быел Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм тикшеренү эшләре конкурсы оештырылды. Интернет сәхифәләрен куллану, һәркемнең үз авылын яратуы, зурлавы искиткеч тәэсирле гамәлләр. Хәтта ретро-музыка һәм классик мәдәниятны чагылдыруы белән халыкның мәхәббәтен яулаган «Тәртип» радиосы да хәзер Туймазы ешлыгында эфирга чыгып, ике респубиканың чиктәш районнарында яхшы ишетелә. Киров һәм Пермь өлкәләре катнашында хоккей ярышлары оештыру, алдынгы тәҗрибәне киңрәк тарату омтылышлары авылларның милли күтәрелешенә өметне ныгыта.

Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Удмуртия, Чуашстан, Ульяновск, Оренбург, Курган, Чиләбе, Саратов, Самара һәм татарлар яшәгән башка өлкәләрдәге авылларда татар казаны кайнап торсын өчен үткәрелә торган җыен җиденче тапкыр җыелгач, нинди мәсьәләләр өскә чыгар? Туган тел, мәгариф, кадрлар әзерләү, милли кәсеп темаларының һәрвакыт үзәктә булачагына шик юк. Калганы милләтәшләрнең үзләреннән тора. Чөнки бу җыеннар халык өчен, аның үз дәрманына исәп тотып оештырыла.

Римзил ВӘЛИЕВ.

«Халкым минем» газетасы

2018 ел, февраль

 

Один комментарий

  1. Фэниль

    эйбэт, шатлегемне белдерям,файдале булсен,куберэк булгай иде шуше мяжелестэ,шундый кешеляр кайселар эче жане белэн телиляр: телебез,динебез,нэселебез,миллятебез кубэюен,артуен,…. азрак булсен шулар кайселарга мал,байлек мохимлеряк, телебез,динебезне саклаудан!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*