tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиргә җибәрелгән бер бүләк
Җиргә җибәрелгән бер бүләк

Җиргә җибәрелгән бер бүләк

“Кайбер картлар белән сөйләшү яшәртеп җибәрә…” – Шәүкәт Галиевның бу хикмәтле сүзләрен бик яратып кулланам мин. Аларда бит, чыннан да, хаклык бар. Яшәреп кенә дә түгел, яшисе килеп кайттык без Клара апа Булатова белән очрашудан.
Татарның танылган шагыйрәсе, Г.Тукай премиясе лауреаты Клара Булатова белән Әгерҗе районында мәктәпләрдә, Ижау шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәсендә үткән гаҗәеп җылы, җанлы очрашуларны күпләр хәтерлидер әле. Ә яраткан шагыйрәбез күңелендә безнең як, иҗат яратучылар искиткеч хатирәләр калдырган. Һәр сөйләшкәндә ул сүзен: “Ий, ул Әгерҗе яклары, Әлфирәҗан төшләремә керә…” – дип башлый. Дөрес, өлкән яшьтә булса да, минем гомер бәйрәмемә дә (2018 ел) килергә, җылы сүзләрен җиткерергә, тамашачы белән әңгәмә корырга да җаен тапты бу затлы, зыялы шәхес. Рәхмәтләр яусын!

Мин Клара апаны Аллаһы Тәгаләнең җиргә җибәрелгән бер бүләгедер дип уйлыйм. Юкса, 85 яшенә якынлашып килүче кешенең хәтере, шигъри телдә сөйләшүе, бар нәрсәдән хәбәрдар булуы бу дәрәҗәдә үк булмас иде. 50 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган, шул вакыт эчендә 50дән артык китап язган, бала үстергән, ир тәрбияләгән бу ханымның гел елмаюлы йөзе, җылы сүзләре, акыллы киңәшләре… Кыскасы, ниндидер сөйкемле сөяге бар аның!

Амбар төбендә икмәк бар, картлар сүзендә хикмәт бар, дигәннәр безнең әби-бабайлар. Клара апабыз юкка гына чакырмыйдыр безне дип, алтын көзнең матур бер көнендә Әлмәт районы Нәдер авылында булып кайттык без. Юк, үзебез генә түгел, Клара Булатова иҗатына гашыйк, олуг шәхес белән инде берничә ел аралашып яшәүче якташларым, гаилә дусларыбыз Сиринә һәм Рафаэль Хөснетдиновлар белән. Матур, төзек икән бу яклар! Нәдер авылы үзе дә бай, күркәм авыл. Менә шунда урнашкан инде Клара — Нәфис утары. Искиткеч матур урын, яр буе, агачлар, бакча, чәчәкләр, бал кортлары, куяннар, башка мал-туар. Чып-чын бай утар инде менә! Нәфис әфәнде үз куллары белән җиткергән ике катлы йорт. Бик уңайлы кунак бүлмәләре, тәрәзә төбендә гөлләр… Ә икенче катта! Ышанмассыз да! Әле үз йортының өске катында хатынының иҗатына һәйкәл куйган ир-ат күргән юк иде. Ә монда, үз куллары белән чып-чын музей ясаганнар. Татар халык шагыйрәсенең бай иҗади мирасы, төрле чордагы истәлекле фотолар, картиналар, башка иҗат әһелләренең автографлы китаплары, гомер агышында алган бүләкләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм хөкүмәт бүләкләре, дини китаплар, кулланмалар, шагыйрәнең кул эшләре – чигелгән сөлге, җәймәләр… бар да сыйган бу музейга. Экскурсоводыбыз да Клара апа үзе булды.

Ул бертуктаусыз сөйли аңлата, күрсәтә, шул ук вакытта көлеп-шаярып, шигъри юллар да өстәп куя. Күңелле мизгелләр булды бу, алай гына түгел, күп кенә яңалыклар, без белмәгән, күрмәгән иҗади хезмәтләре белән дә таныштык. Музейда экспонат күп, тик стеллажлар, киштәләр җитми, югары хөкүмәт бүләкләрен дә тиешле урыннарда күрү күңеллерәк, тәэсирлерәк булыр иде, минемчә. Шагыйрәнең тормыш, иҗат юлын чагылдырган стенд эшләү, экспонатларны бүлекләп, исемләп туплау зарурлыгы да бар биредә. Тик бу эшләрне башкару өчен Клара ханым һәм Нәфис әфәнденең генә тырышлыгы җитмәс. Иҗатына гашыйк­лар, үзе укыткан укучылары арасында олы йөрәкле, мәрхәмәтле затлар табылса, Татарстан Язучылар берлегеннән бераз игътибар булса, татар шагыйрәсенең җыелган, әзер иҗади мирасын тәртипкә китерү кыен булмас иде. “Музейга килүчеләр күп, төрле шәһәр авыллардан, зурлар да, балалар да килә”, – дип сөенә Клара апабыз. Бездән алда гына Чаллы, Лениногорскидан кунак­лар килеп киткән… Кунаклар дим, чөнки утар хуҗалары шундый киң күңелле, кунакчыл. Төрле-төрле коймаклар, тәмле бал, кайнатмалар белән сыйладылар безне дә.

Тагын бер нәрсәне язмыйча булдыра алмыйм. Клара апаның оныгы Гаишә шигырьләр яза икән. Аның “Әбиләрдә кунакта” исемле китабы да чыгарга өлгергән инде. (Гаишәнең шигыре белән “Алтын йомгак” сәхифәсеннән таныша аласыз). Иҗаты матур, өметле… Димәк, буыннардан-буыннарга күчәр иҗат уты бу!

Әлфирә Низамова,

Удмуртия, Исәнбай авылы.

“Яжарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*