enrutat
Баш бит / «Җитезрәк, тизрәк, бер адым алданрак барырга тиешбез!”
«Җитезрәк, тизрәк, бер адым алданрак барырга тиешбез!”

«Җитезрәк, тизрәк, бер адым алданрак барырга тиешбез!”

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, якташыбыз Илгиз Халиков милләттәшләрен һәр җәһәттән активрак булырга чакыра.

Әй, газиз милләтем! Ниләр борчый сине? Нинди уй-хыяллар белән яшисең? Киләчәгең нинди? Менә шушы сорауларга җавапны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, филология фәннәре кандидаты, Башкортстанда туып-үскән Илгиз Халиков белән эзләдек. Бигрәк тә, татарларның якты, ышанычлы иртәгәсе булсын өчен күңелен биреп эшләгән ир-егетнең үзе белән якыннан танышасыбыз килде. Һәм менә ул “Кызыл таң”да кунакта.

— Илгиз Илдар улы! Сезнең Татарстанда һәм татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләрдә милли юнәлештәге чараларда, очрашуларда, вакыйгаларда катнашуыгызны күреп-күзәтеп торабыз. Вазыйфагыз нидән гыйбарәт? Дөньяга сибелгән татарларны бербөтен итеп кабул итеп буламы?

— Мин биләгән вазыйфа Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты структурасында бер ел элек булдырылды. Әлеге вазыйфада милли мәгариф, мәдәният һәм яшьләр сәясәте белән шөгыльләнәм, һәм бу юнәлешне бик колачлы итеп алып бара башладык, дип әйтә алам.

Татарлар һәр төбәктә үзенчәлекле. Алар төрле мохиттә яши, төрле милләт вәкилләре белән аралаша. Әмма шәхсән мин төбәкләрдәге татарларны аерырга тырышмыйм. Гомумән, аларны этник төркемнәргә аеруны бик дөрес дип тапмыйм.

— Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләргә нинди дә булса ярдәм каралганмы? Татарларны милләт буларак берләштерүче нинди зур чараларны атар идегез?

— Татарстанда республика дәүләт программасы бар. Ул татар халкының милли үзенчәлеген саклауга юнәлтелгән. Менә шушы программа кысаларында бик күп мөһим эшләр башкарыла. Аларның күбесе грантлар белән бәйле. Мәсәлән, төбәкләрдәге этномәдәни компонентны, оешмаларның проектларын булдыруга, аларга ярдәм итүгә бәйле 10 миллион сумлык грант ел саен бүленә. Милли уен кораллары, милли киемнәр белән тәэмин итү, шулай ук, грантлар ярдәмендә башкарыла. Фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә бик күп чаралар каралган.

29 августта милләт җыены вакытында кабул ителгән “Татарлар: гамәл стратегиясе”нә аерым тукталып китәр идем. “Гамәл стратегиясе” татар халкының төп стратегик документы, ул татарларның бай тарихи-мәдәни мирасына кызыксынуны көчәйтүгә юнәл­телгән. Ул — ата-бабаларның бөек казанышлары, шушы халыктан булуы белән горурлану хисенә ирешү. Ул — һәрбер татарның туган телен, мә­дәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә шәхси өлеш кертүе, татар халкының киләчәге хакына хәзерге заман каршылыкларын һәм хәвеф-хәтәрен җиңеп чыгу. Гамәл стратегиясендә күп максатлар билгеләнгән һәм без бердәм булып кына аларга ирешә алачакбыз.

Безне милләт буларак берләштерүче төп милли бәйрәмебез Сабантуй бар. Ул федераль, республика дәрәҗә­ләрендә уза. Аннары ел саен Татарстанда “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале, “Түгәрәк уен” кебек зур чаралар үткәрелә. Өченче ел дәвам итүче мөһим чараларның берсе — халыкара Җәлил укулары әдәби бәйгесе, шулай ук, Шамил Закиров исемендәге “Идел йорт” төбәкара татар үзешчән театрлар бәйгесе һәм тагын да милләттәшләребез өчен кызыклы чаралар һәм проектлар уза.

Аннары без Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә төбәкләрдәге этномәдәни татар компоненты булган мәктәпләрдә укытучылар белән очрашулар, семинарлар уздырабыз. Бу семинарларга бик көчле укытучылар, дәреслекләр алып барабыз. Әлеге мәктәпләрне матур әдәбият белән тәэмин итәргә тырышабыз.

— Татарларның нинди зур проблемаларын билгеләр идегез?

— Минемчә, төп авырлык милли үзаң формалашуына бәйле. Бүгенге көндә, күрәбез, милли үзаң, бигрәк тә яшьләрдә, бик аксый. Моңа икенче проблема иярә. Яшьләр белән өлкән буын арасындагы чылбырлар өзелә. Безнең яшьләр еш кына үзләренә мөстә­кыйль­лек таләп итә. Киңәшләшеп эшләүне икенче планга куялар. Киләчәктә мил­ләтне үстерергә телибез икән, тради­цияләрдән, өлкән буынның тәҗри­бәсеннән башка алга баралмыйбыз.

— Башкаларны үз артыңнан ияртү өчен башлыча үзең үрнәкле булырга тиешсең. Бу җәһәттән Сезне чын татар ир-егете буларак беләм. Милли үзаңыгыз нинди мохиттә тәрбияләнде?

— Әлбәттә, минем шәхес буларак формалашуым гаиләмә — әти-әниемә, әби-бабама, туган төбәгем Стәрлебашка бәйле. Мин — өченче буында укытучы. Әби-бабам икесе дә укытучылар булды. Мәктәптәге укытучыларым да минем тормышымда гаять зур роль уйнады. Гуманитар фәннәргә, бигрәк тә, татар әдәбияты һәм татар теленә булган мәхәббәтем киләчәктәге хезмәт юлыма нигез салгандыр. Мәктәпне тәмамлау белән Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенә (ул вакытта институт иде) татар һәм урыс телләре белгечлеге буенча укырга кердем. Кафедра укытучыларына рәхмәтем чиксез, монда алган белем­нәрем алдагы тормышта бик кирәк булды.

— Кызыл дипломга Стәрле­тамак институтын тәмамлагансыз, 2008 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибра­һимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында гыйльми үрләр яулагансыз, 2016 елда Татарстанның бизнеска булышлык итү институтын тәмам­лагансыз. Хезмәт кенәгәгездә педагог-оештыручы, административ-торак бүлеге начальнигы, Казан федераль уни­вер­ситетының студент шәһәрчеге директоры урынбасары һәм директоры булуыгыз турында язмалар бар. Тагын да “Восток” балалар сәламәт­ләндерү лагере начальнигы, Казан шәһәренең 15нче урта мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге начальнигы булгансыз. Татарстан Президен­тының кадрлар резервына кертел­гәнсез. Һәр башлаган эшегездә уңыш казангансыз. Моның сере нидә?

— Максатларга ирешергә ярдәм иткән факторлар минем өчен өч “Т”: тәртип, тырышлык һәм төгәллек. Барлык эшләремне шуларга таянып башкарам.

— Тормыш юлыгыз ничек Казан белән бәйләнеп китте?

— Казан белән танышуым студент елларына бәйле. Мин Русия күләмендә узган татар яшьләре форумында катнаштым. Анда Башкортстанның зур гына делегациясе составында Стәр­летамак дәүләт педагогия институты студенты буларак бардым. Бу теплоходта зур сәфәр булды. Күп шәһәрләрдә тукталып, андагы чараларда катнаштык. Нәкъ шушы вакытта Татарстанга, Казанга, андагы мохиткә, үзебезнең тарихи мәркәзебезгә гашыйк булдым.

Аннары мин шулай ук студент елларында, “Шаяннар һәм тапкырлар лигасы”нда катнаштым. Институтның “БАСТА” (Башкортстанның Стәрлетамак татарлары) командасының капитаны булдым. Яр Чаллының “Нур” яшьләр үзәге белән бик актив хезмәттәшлек итә идек. Анда төрле укулар, КВН мәктәпләре була иде. Шул Казанга якынайткан тагын бер адым булды. Югарырак курсларда фән белән шөгыльләнә башладым һәм, укуны тәмамлагач, ике дә уйлап тормыйча, укуымны аспирантурада дәвам итү өчен Казанга юлландым.

— Гаиләгездә туган телгә мөнәсәбәт нинди?

— Иң уңай, иң җылы мөнәсәбәт. Татар мохитендә ике бала тәрбиялибез. Моның өчен барлык көчне куябыз, барлык мөмкинлекләрдән файдаланабыз. Интернет, телевидениедә телне өйрәнү өчен бик күп шартлар тудырылган. Өйдә татарча сөйләшәбез, әмма мин ике телне дә камил белергә өйрәтәм. Телне белгән кеше генә бай була. Билингваль белгечләр бер баш югарырак тора бүген. Өстенлекне, әлбәттә, туган телгә, ана теленә бирәм. Татар телен белгән кеше төрки дөньяда югалып калмый. Казах белән дә, кыргыз белән дә, үзбәк белән дә, әзербайҗан белән дә һәм башка төрки халыклар белән дә уртак тел табып, иркенләп сөйләшә ала.

— Нинди уңай һәм тискәре якларыгыз бар? Ниләр борчый Сезне? Ниләр сөендерә?

— Миндә белемгә омтылыш бар, тормыш девизым бу. Ә тискәре якларымны күп милләттәшләремдәге уртак сыйфат белән бәйлисем килә. Татар халкына артык тыйнак булу хас. Тиз үзгәрүчән заманда татарларга, бәлки, алай ук тыйнак булу кирәкмидер дә. Безгә җитезрәк, тизрәк булырга, бер адым алданрак уйларга, алдынгы сафларда йөрергә тырышырга кирәк, чөнки без — бөек, горур милләт.

Бүгенге көндә ата-аналарның үз балаларын туган телдә укырга бирмәве бик борчый. Мөмкинлекләр, федераль законнар, дәреслекләр, квалификацияле укытучылар бар. Әмма ни өчендер күп ата-аналар туган телдә укытуга каршы килә, моңа бик җиңел карыйлар.

Мине сөендергәне — традицияләрне инкарь итмичә, яңалыкка яңача карый белгән прогрессив яшьләрнең күп булуы.

— Туган ягыгыз белән бәй­ләнеш өзелмәдеме?

— Мөмкинлек булган саен кайтырга тырышам. Туган йортта булганнан соң, әби-бабамның авылына кайтып, олы улым белән аларның каберләрен тазартабыз. Бу ел саен эшләнә торган эшебез.

Кечкенәдән гаиләдәге тәрбияне каныма сеңдердем. Төп яшәү көчем — гаилә.

Гаиләмнең исән-имин, балалар­ның бәхетле булуын, аларның туган телгә тугры, тәрбияле шәхес булып формалашуын телим.

— Пандемия нәрсәгә өйрәтте?

— Мин тормышка позитив карашлы кеше. Теләсә кайсы начарлыктан да яхшылык табарга тырышам. Пандемия чорында, ниһаять, үз гаиләбезгә якынайдык. Гаиләдә балалар белән турыдан-туры аралашуга күбрәк игътибар бирә башладык. Эштә дә яңа техно­логияләрне үзләштердек, яңа форматта эшләргә өйрәндек, ә бу бик мөһим. Өлкән буын вәкилләре дә zoom технологиясен кулланып, дистанцион форматта эшләр­гә өйрәнде. Пандемия безне башкача аралашырга өйрәтте.

Әмма, һәр кеше кебек үк, бу заман афәтенең тиз арада бетүен, ниһаять, тыныч, сәламәт тормышта яши башлавыбызны чын күңелдән телим!

— Әлбәттә, без дә шундый ук теләктә! Әңгәмә өчен Сезгә зур рәхмәт!

Айгөл Юлъякшина әңгәмәләште
Кызыл таң

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*