enrutat
Баш бит / Журналистлар җыелган җирдә
Журналистлар җыелган җирдә

Журналистлар җыелган җирдә

6 -8 декабрьдә Казанда Россиякүләм татар журналистлары форумы булып узды. Бөтендөнья татар конгрессы илнең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар тормышын яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен җыйды. Мондый форум икенче тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр ул Удмуртиядә оештырылган иде, бу вакыйгага 15 ел вакыт узып киткән.

Татар журналистлары өчен Казанда ел саен төрле семинарлар, очрашулар оештырылып тора. Әлеге форум күчмә чара булып, аерым бер төбәктә узуы белән үзгә. Быел Казанда башланган форум Ульяновск шәһәрләрендә дәвам итте. Форумның әһәмиятле вакыйгалары һәм аннан алган мәгълүматлар турында киңрәк язып үтәсем килә.

Илнең төрле төбәкләреннән җыелган журналистлар Бөтендөнья татар конгрессы бинасында теркәлү узды. Чарага Россиянең 19 төбәгеннән якынча 50 татар журналисты килгән иде. Без юл кичерешләрен, аруларыбызны онытып, язучы Равилә Шәйдуллинаның “Үксезләр” әсәре буенча төшерелгән фильмны карадык. Ятим кызның аянычлы язмышын чагылдырган күренешләрне күз яшьләрсез генә кабул итү мөмкин түгел иде. Төшке аш вакытында фильмны әзерләүчеләр, әсәрнең авторы белән аралаштык, әсәргә анализ ясадык. “Әлегә фильмны зәңгәр экраннардан карап булмаячак, бәлки киләчәктә күрсәтерләр әле”, — ди Равилә Шәйдуллина. Ул һәммәбезгә бу әсәр кергән китабын бүләк итте.

Рәсәйкүләм журналистлар форумын Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Вәсил Шәйхеразыев ачып җибәрде. Ул безне, татар журналистларын сәламләп, форум кысаларында бик тыгыз, бик сыйфатлы программа әзерләнүен әйтте. Тәҗрибә туплау, яңалык ачу өчен җыелу урынының Казан белән генә чикләнмәвен, бу форумда журналистларны Ульяновск шәһәрендә губернатор Сергей Морозовның үзе каршы алып торачагын хәбәр итте. “Җитәкчеләр татар халкына кул сузып ярдәм итә икән, без аларга бик рәхмәтле. Ульяновск губернаторы Сергей Морозов — анда яшәүче татар халкына татар мәдәнияте йортын бүләк иткән кеше, шулай ук ул безнең конгрессның медале белән бүләкләнгән шәхес тә, андый шәхесләр аз. Әмма аңлаучы, ярдәм итүче җитәкчеләребез күп”, — диде ул.

Вәсил Шәйхеразыев алда уздырылачак чараларны да санап үтте. “18 декабрьдә Милли шураның киңәйтелгән утырышын үткәрәбез. 19ы көнне Татарстанның 100 еллыгы чаралары старт алачак. Күп кенә кешеләр: “Нишләп, сезгә 100 генә елмыни?” — диләр. Юк, безнең Татарстанда яңача яшәвебезгә генә 100 ел, югыйсә, 1000 еллык тарихыбыз бар. 2022 елда Болгарда 1100 элек Ислам дине кабул ителүне билгеләп узачакбыз. Дөнья күләмендә икенче зур чара — ул Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел тулу. Бу һәр милләткә, һәр гаиләгә кагыла. Тарихны барлап, әби-бабаларыбызга рәхмәтле булып, искә алырга тиешбез. Тарихны барлап дигәндә, күптән түгел Үзбәкстанда булып кайттык. Анда 33 миллионнан артык халык гомер кичерә. Шуларның 1 проценты — безнең татар халкы. Үзбәкстаннан сугышка киткән 15 татар егете — Советлар Союзы герое, шуларның 5се — Дан ордены кавалеры. Бу хакта ишетү минем өчен зур горурлык булды! Татар кайда гына булса да, татар булып кала, үз илен саклый, милләтне яклый белә.

13 сентябрьдә Президент сайлавы көтелә. Рәсәй өчен, безнең милләттәшләребез өчен тагын әһәмиятле бер вакыйга — Халык саны алу көне. Без моңа битараф булырга тиеш түгелбез. Бергә, күмәк, тату эшләгәндә генә көчлебез”, — дип сөйләде ул.

Форум бик җанлы һәм кызу барды. Түгәрәк өстәл артында үзебезне борчыган проблемалар турында фикер алыштык, үзара тәҗрибә уртаклаштык һәм белгечләрнең газеталарга карата бәяләмәләрен ишеттек. Сүз күпчелек тираж, сайтка халыкны ничек җәлеп итү, газеталарның сыйфатын ничек яхшырту турында барды. Заман журналисты мәгълүматны газетага бирү белән генә чикләнмичә, социаль челтәрләрдә дә актив эш алып барырга, сайтларда яңалыкларның әледән-әле яңартылып торырга тиешлеге ассызыкланды. Бу өлкәдә татар газеталары арасында мисал булырлык редакцияләр бар. Шуларның берсе Уфа шәһәрендә нәшер ителүче “Кызыл таң” газетасы. Әлеге газетаның редакторы Фаил Фәтхетдинов укучылары күп булуның серен ачып: “Безнең журналистлар берүк мәгълүматны электрон газетага да, журналга да, балалар журналына да, социаль челтәрләр өчен дә яраклаштырып бирә, — диде. — Һәр хезмәткәргә Башкортстанның төрле районнары бүлеп бирелеп, аларга үз аккаунтларына 5000 дус җыю бурычы куелган. Алар һәр язган материалны үз “бит”ләренә репост ясап, басмаларның укучыларын арттыра”. “Ватаным Татарстан” газетасы редакторы Гөлнара Сабирова укучыларны арттыру өчен газетага тирән фикерле аналитик язмалар кирәклеген әйтеп үтте. Түгәрәк өстәлдә киңәшләр дә, сораулар да күп булды. Журналистларның үз төбәкләрендә, үз казаннарында гына кайнамыйча, мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләүләре, бер дулкында булулары күңелле күренеш иде.

Эшлекле аралашудан соң «Татар рухы һәм каләм» IX Бөтенроссия журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсына тантаналы рәвештә йомгак ясалды. Бәйге “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты тарафыннан уздырыла. Конкурска 102 эш юлланган. Җиңүчеләрне атау мизгелләрен дулкынланып көттем. Газетабызның да «Теле барның — иле бар» дип аталган татар телен өйрәнүгә, саклап калуга һәм үстерүгә багышланган иң яхшы эшләр номинациясендә җиңү яулавы турында игълан ителүен ишеткәч, сөенечләремнең чиге булмады. Әлеге җиңүдә редакция хезмәткәрләренең генә түгел, безнең һәр яңа санны зарыгып көтеп алучы укучыларыбызның, газетаны таратучыларыбызның да өлеше зур. Шуңа күрә бу сөенечле яңалыкны алар да үз җиңүләре кебек кабул итеп алырлар дип уйлыйм.

Дипломны тапшырганда Вәсил Шәйхеразыев Удмуртиядәге милли эшкә югары бәя бирде, Удмуртиянең милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовага рәхмәтләрен җиткерде.

Казанда узган чаралар “Тәмле булсын” ресторанында” «Татар табыны» конкурсына йомгак ясау, Резеда Хөсәенова оештырган милли ризык пешерү остаханәсе һәм танылган җырчыларның чыгышлары белән тәмамланды.

II Бөтенроссия татар журналистлары форумының икенче көне Ульяновск шәһәрендә узды. Ул Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов белән очрашудан башланды.
Сергей Морозов: «Бездә 124 милләт вәкиле яши, алар үзара дус, тату гомер кичерә, аңлашылмаучылыкларның беркайчан да булганы юк. Биредә 150 мең татар яши. Алар арасында татар милләте өчен янып йөрүче кешеләр күп», — диде губернатор. Ул Ульяновск шәһәрендә чыга торган «Өмет» газетасы редакторы Исхак Хәлимовка, Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафинга Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук Рәмис Сафинга Ульяновск өлкәсенең атказанган матбугат хезмәткәре исеме бирелде. Әлеге мактаулы исем юкка гына түгел. 2012 елның көзеннән бирле ул Ульяновск өлкәсендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалының филиалын җитәкли, 7 төбәктәге вакыйгаларны яктырта. Ай саен ТНВ каналы өчен 22 сюжет әзерләп, биредә яшәүче татарлар тормышы белән таныштырып тора. Ульяновск тормышы, милли тормыш аңа яхшы таныш. Ул 30 ел дәвамында милли хәрәкәтне җитәкли, татарлар өчен җанын биреп эшли.

Сергей Морозов Ульяновск өлкәсенең сәнәгать эшчәнлеге, социаль-икътисади үсеше белән дә таныштырып үтте.

Ульяновск өлкәсендәге татарлар тормышы белән танышуны дәвам итеп, без «Өмет» өлкә татар газетасы редакциясенә юл тоттык. Газетаның баш мөхәррире Исхак Хәлимов журналистларны редакция эшчәнлеге белән таныштырды. Редакциядә төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, алар вакытлыча икенче бинага күчкәннәр. Газетаның бүгенге тиражы 5500 данә тәшкил итә һәм атнага бер тапкыр 8 битле булып дөнья күрә. Редакциядә газетаның басма форматы белән 2 журналист һәм сайт, Интернет аша яңалыкларны халыкка җиткерү белән тагын бер җаваплы журналист шөгыльләнә. Журналистлар форумы булгач, мин биредәге өлкә газетасы тормышы белән тирәнрәк танышу, иҗади тормыш, газетаның актив хәбәрчеләре белән очрашу булыр дип көткән идем. Кызганычка каршы, очрашу 15 минутлык экскурсия белән генә чикләнде.

Ә менә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән журналистларны искиткеч матур итеп каршы алып, кунак итүгә зур әзерлек куелган иде. Үзем ульянлыларның Татар мәдәни үзәге булуына шатланып та, сокланып та, хәтта бераз көнләшеп тә куйдым. Әлеге Татар мәдәни үзәге элеккеге “Октябрьский” кинотеатры бинасында урнашкан. “Ул бик ташландык хәлдә иде. Җитәкчеләребез һәм үзебезнең тырышлык белән аны төзекләндердек, тәртипкә китердек. Менә шундый матур пәрдәләр куйдырдык. Мәдәният үзәге ачылганга – 25 ел. Биредәге һәр җиһаз, һәр бүлмә тырышлык белән табылды. Шуңа без аңа бик сак карыйбыз, әледән-әле төзәтеп, яңартып торабыз”, — дип сөйләде Рамилә Сафина. Дөрестән дә, әлеге бина эчендә яктылык, милли рух, җылылык хөкем сөрә. Ульяновск татарларының тарихын да, бердәмлеген дә сак-лый бу йорт. Анда Каюм Насыйри исемендәге музей эшләп килә. Минем игътибарымны Акчуриннар гаиләсенең пианиносы җәлеп итте.

Үзәк директоры Рәмилә Сафина сүзләренчә, биредә 7 клуб эшли. Бию түгәрәгенә 60лап бала йөри, татар кызлары-малайлары гына түгел, араларында башка милләт балалары да бар. Барысы да матур итеп татарча бии. Без өлкә күләмендә узган бәйрәмнәрдә дә актив катнашабыз. Халык исемен йөрткән «Идел» җыр һәм бию ансамбле һәм Бари Тарханов исемендәге театр коллективы иҗат итә.

Ә тамашачыларга килгәндә, без аларны бөртекләп җыябыз. Аларга рухи азык, мәдәни тәрбия бирәбез. Җырчыларга ничек хөрмәт күрсәтергә, тамаша барышында чыгып-кереп йөрмәскә өйрәтәбез”, — ди Рәмилә Сафина. Ул милли-мәдәни проектларны тормышка ашыруда зур ярдәме өчен Татарстан җитәкчелегенә олы рәхмәтен белдерде.
Рәсәйкүләм журналистлар форумында катнашкан һәр журналист Казанда, Ульяновск шәһәрендә күргән һәрнәрсәне үз төбәге белән чагыштырып, бәяләп йөргәндер.

Журналистлар киләчәктә дә форумны оештыруны дәвам итеп, Россиянең башка төбәкләренә дә барырга теләк белдерделәр. Һәр регион вәкиле үзенә: “Безнең төбәк кунаклар кабул итәргә әзерме?” — дигән сорауны биргәндер. Мактанып әйтмим, моның өчен республикабызда бар мөмкинлекләр дә бар. Татар телендә үз телевизион тапшыруларыбыз, “Очрашу” радиотапшыруы, атна саен 16 битле “Яңарыш” газетасы дөнья күреп, милләттәшләребезне сөендереп тора, үз укучыларын милли китап-журналлар белән генә түгел, төрле әдәби чаралар уздырып үзенә җыючы Муса Җәлил исемендәге китапханә эшли, Удмуртия Республикасының Кузебай Герд исемендәге музейда татар белгече милли юнәлештә эш алып бара. 107нче “Энҗе” һәм 116нчы балалар бакчаларында татар төркемнәре, мәктәпләрдә татар сыйныфлары һәм факультативлар эшли, 97нче “Гармония” мәктәбе канаты астында Хөсәен Фәизхан исемендәге лицей, Габдулла Тукай исемендәге 6нчы гимназиябез булу да, һөнәри дәрәҗәдәге ансамбльләребез, җырчыларыбыз булу да зур байлык. “Татар тотып карамый ышанмый”, — дигән әйтем бар, бигрәк тә татар журналистлары. Мин аларны безнең республикага да кунакка чакырам. Мин дә Ульяновск шәһәренә барып, биредә ачык күңелле, кунакчыл, тырыш, үз милләтләре өчен янып йөрүче татарлар яшәвен күреп кайттым. Барлык алда язып үтелгән чараны оештыручыларга да чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

Элмира Нигъмәтҗан

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*