tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Журналистларга ТАССРның 100 еллыгы флагын күрсәттеләр
Журналистларга ТАССРның 100 еллыгы флагын күрсәттеләр

Журналистларга ТАССРның 100 еллыгы флагын күрсәттеләр

Татарстан журналистларына Россиянең барлык федераль округларын йөреп чыккан ТАССРның 100 еллыгы флагын күрсәттеләр. Мәгълүм булганча,Россия төбәкләрендә татар мили-мәдәни җәмгыятьләре белән уздырылган очрашуларда һәр субъект әлеге әләмгә үз символик билгесен беркетте. Бу чараларның барысы да милләттәшләребез өчен зур бәйрәм форматында оештырылды.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында матбугат конференциясе узды. Федераль  округларда үткәрелгән очрашулар – аралашу темаларының берсе булды.

Васил Шәйхрәзыев милләттәшләребез белән очрашулар ел саен узуын билгеләде. Бу бөтен Россия татарларын берләштерү, җирлекләрдә гомер иткән милләттәшләребезнең яшәеше, аларның проблемалары белән танышу максатыннан башкарыла.

Васил Шәйхразиев иң беренче итеп журналистларга фильм тәкъдим итте. 3 минутлык видеода Милли шура рәисенең төбәкләр буенча бөтен сәфәрләре чагылдырылды. Ерак Көнчыгыш федераль округыннан башланган очрашулар Башкортстанда тәмамланды.

– ТАССРның 100-еллыгы уңаеннан оештыру комитеты флагны барлык Россия субъектлары буенча йөртеп чыгарга дигән карар кабул итте. Барлык төбәкләр флагка үз герблары төшерелгән нашивкаларны беркетте. Хәзер бары тик Мәскәү генә калды. Короновирусны җиңгәч, без Мәскәүгә дә барып җитәчәкбез. Аннары флаг Татарстан буйлап йөреп чыгачак, дип сөйләде Васил Шәйхразыев.

Искәртеп узабыз, сәфәрләр гыйнвар аенда Бурятия Республикасында башланды. Аннары Хабаровск, Владивосток аша Находкага юл алынды. Шуннан соң – Урал федераль округы – Нижневартовскта очрашу үтте. Аннары Милли Шура рәисен Кузбаста – Кемерово һәм Прокопьевскта кабул иттеләр. Үзәк федераль округындагы очрашу – Костромада оештырылды. Костромадан соң Калининградка чират җитте. Идел федераль округында очрашу урыны Оренбург булды. Оренбургтан Краснодарга юл тоттылар. Сәфәрләргә Башкортстанда нокта куелды.

Васил Шәйхразиев бу сәфәрләрнең һәркайсы турында сөйләп китте. Һәр төбәктә хакимият вәкилләре белән дә сөйләшүләр уздырылуын әйтте ул. Һәр өлкәдә бөек шәхесләребезнең һәйкәлләренә чәчәкләр салынуын, догалар кылынуын ассызыклады. Васил Шәйхразиев Бөек Ватан сугышындагы Җиңүгә үз өлешләрен керткән ветераннар белән дә күреште. Бу ветераннарның сугыш елларында кичергәннәре турында видеороликлар журналистларга да тәкъдим ителде.

Татар конгрессының яшьләр бүлеге эшчәнлегенә килгәндә, Милли Шура рәисе татар яшьләрен үстерү һәм аларга ярдәм итү Конгрессның өстенлекле бурычларының берсе, дип билгеләп үтте.

  • Быел февраль аенда Бөтендөнья татар яшьләре форумы татар студентлары белән очрашу оештырды, анда 700ләп кеше катнашты. Без студентларга эшчәнлегебез турында сөйләдек, киләчәккә планнар белән уртаклаштык һәм безнең канат астында эшләргә тәкъдим иттек. Аннары Казанның югары уку йортларында төбәкләрдән килеп укучы 30га якын актив татар студентлары очрашуы узды. Анда яшьләр нинди тармакларда эшчәнлек алып бару кирәклеге хакында сөйләште. Үз тәкъдимнәрен җиткерделәр, – диде Васил Шәйхразыев.

Халык санын алу да игътибарсыз калмады. Васил Шәйхразыев белдергәнчә, бүгенге көндә бу юнәлештә зур эш алып барыла.

  • 1 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу узачак. Быел җанисәп буенча бәләкәй генә кагыйдәләр үзгәрә һәм беренче тапкыр интернет аша, шәхси кабинет аша халык санын исәпкә алуда катнашырга мөмкин булачак, – диде спикер. – Безнең төп бурыч – һәр гаиләгә барып җитү.

Белешмә өчен: ТАССРның 100-еллыгы флагына Россиянең 68 төбәге һәм Белоруссия Республикасы үз символик билгесе урын алды.

Гүзәл Насыйбуллина, Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*