tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Журналистларны Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы белән таныштырдылар
Журналистларны Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы белән таныштырдылар

Журналистларны Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы белән таныштырдылар

Ульяновсктагы сәфәренең икенче ноктасы – “Өмет” өлкә татар газетасы редакциясе.

Биредә газета хезмәткәрләре журналистларны үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Казанда нәшер ителгән “Өмет” газетасы Ульяновскига килә һәм җирле татарларга таратыла.

Хезмәткәрләр белдергәнчә, редакция яңа бинага бер атна элек күченгән. Басманың бүгенге тиражы- 5,5 мең. Ул атна бер тапкыр чыга.

Штатта нибары 3 журналист булуга карамастан, өлкәнең төрле почмакланда булган чаралар яктыртыла. Укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре уздырылган чаралар хакында яза, шуларны эшкәртеп газетага урнаштыралар.

Газетаның сайты булдырылган. Бу яшьләрне җәлеп итү максаты белән эшләнгән.

Өмет газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов белдергәнчә, укучыларны яздыру өчен акцияләр уздырыла, бөтен туганнарын, ТНВ кор пурктын, мәчетләрне яздыручы эшмәкәрләр бар.

Газетаны матди яктан яхшырту өчен татар телендә котлаулар урнаштыралар.

Илүзә Әбелханова, Энҗе Шәйхетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*