tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җырчы Алсу Казан буйлап виртуаль сәяхәткә чакыра
Җырчы Алсу Казан буйлап виртуаль сәяхәткә чакыра

Җырчы Алсу Казан буйлап виртуаль сәяхәткә чакыра

28 июльдә Бөгелмә кызы, танылган җырчы Алсу Казан буйлап виртуаль сәяхәт үткәрәчәк.

«Казан хәзинәләре, чәк-чәк әзерләү серләре һәм сезне Татарстанда көтә торган 1001 ләззәт турында сөйләячәкбез», – ди ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов.

Барлык теләүчеләр һәм республика кунаклары кызыклы һәм мавыктыргыч вакыйгага кушыла ала. TikTok эфиры өч сәгатькә планлаштырылган.

Алсу шулай ук әлеге чара турында Инстаграмында белдерде, ул Татарстан башкаласын бик матур һәм йөрәккә якын шәһәр дип атады. Җырчы шулай ук үз иҗатын яратучыларга «ниндидер яңа әйбер эшләп карыйсы килүен», шуңа күрә дә «мавыктыргыч виртуаль сәяхәт» үткәрергә уйлаганын әйтте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*