tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Милләт шәхесләре / Җырчы Илһам Шакиров
Җырчы Илһам Шакиров

Җырчы Илһам Шакиров

Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туа.

Яшьтән үк җыр, музыка белән мавыга. 1954 елда Теләнче-Тамак урта мәктәбен тәмамлагач, шул елда ук ул Казан музыка училищесына укырга керә. Бер елдан соң Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына күчә һәм аны 1960 елда тәмамлап, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшли башлый.

Татар җыр сәнгатендә иң күренекле, иң атаклы, үз җырлау манерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган җырчы ул Илһам Шакиров. Гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репертуарга ия булган И.Шакиров башкаруында халкыбызның теләсә кайсы җыры да гаҗәеп бер үзенчәлек, моң, аһәң белән яңгырый. Ул халкыбызның хәтер түрендә онытылып яткан әллә никадәр көй-җырларын казып чыгарып, яңадан халкына кайтарып бирде. «Кара урман», «Син сазыңны уйнадың», «Әллүки», «Туган тел», «Сәрбиназ», «Туган авыл», «Кораб», «Бер алманы бишкә бүләек» кебек элекке матур көйләр халык арасына таралып китәләр.

И.Шакиров иҗатында, татар халык җырлары белән беррәттән, татар композиторларының әсәрләре һәм эстрада җырлары да зур урын ала. Ул үзе иҗат иткән «Гөлмәрьям» (Г.Афзал сүзл.), «Сәлам сезгә», «Очрашу җыры» (Г.Зәйнашева сүзл.) һәм «Идел буе каеннары» (Ә.Ерикәй сүзләре) кебек үзенчәлекле җырлар тиз арада халык тарафыннан яратып кабул ителәләр.

И.Шакиров иҗаты безнең татар сәнгатендә, гомумән татар дөньясында, аерым бер урын алып тора. Аның иҗаты – үзе бер чор. Татар халкына XX гасыр биргән бөек шәхесләр арасында, һичшиксез, Илһам Шакиров исеме дә бар.

Татар халык җырларын, татар җыр сәнгатен Илһам Шакиров өр-яңа баскычка күтәрә, ул башкарган әсәрләр, классик дәрәҗәдә булып, татар мәдәниятенең «алтын фонд»ын тәшкил итә.

1970 елда И.Шакировка 1968-1969 еллардагы «Татар халык җырлары» дигән концерт программасы өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

1986 елда Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән.

2000 елда И.Шакиров Мәскәүдә Бөтенроссия «Алтын Апполон» премиясе белән бүләкләнә.

Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең халык артисты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*