tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры армиягә татарстанлылар янына спектакль белән бара
Кариев театры армиягә татарстанлылар янына спектакль белән бара

Кариев театры армиягә татарстанлылар янына спектакль белән бара

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләргә сәфәр баруын дәвам итә. Бу ТР Президенты карары белән башкарыла.

Әлеге чараның чираттагысы 15-19 февральдә Самара өлкәсенең Рощино, Кряж бистәләрендәге һәм аның янындагы хәрби частьләрдә була, диелә театрның матбугат сәркатибе Ләлә Зәйнуллина хәбәрендә.

Аерым алганда, Кариевлылар Т.Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтә. Бер уңайдан Кариев театры артистлары Самара өлкәсе авылларында да тирән мәгънәле әлеге спектакль белән чыгыш ясаячак. Кариевлылар балаларны да читтә калдырмый. Аларга Рафис Корбанның “Бүре һәм Кәҗә” әкият-тамашасын алып баралар.

15 февральдә хәрби частьләр тамаша карый, 16сы – Ермакта, 17се – Яңа Усманда, 18е – Балыклыда, 19ы – Назаровкада.

Игътибар!

15 февральдә Самара өлкәсенең Рощино һәм Кряж бистәсендә хезмәт итүче уллары белән очрашырга теләгән әти-әниләр Г.Кариев театры белән бергә бара ала. Мәгълүмат өчен телефон: 554-11-76. 554-11-56. 89173930376.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*