tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск халкына “Шүрәле иле” тәкъдим ителә
Новосибирск халкына “Шүрәле иле” тәкъдим ителә

Новосибирск халкына “Шүрәле иле” тәкъдим ителә

6 февраль көнне Новосибирск дәүләт сәнгать музеенда татар фольклорының танылган персонажы Шүрәлегә багышланган күргәзмә эшли башлый.

“Шүрәле иле” дип аталган күргәзмәдә Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Благовещенск, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа шәһәрләре рәссамнарының 100 дән артык эшен күрергә мөмкин булачак. Алар кәгазь, киез, агач, тукыма, металл, каен тузыннан ясалган.

“Шүрәле иле” күргәзмәсе Башкортстан Республикасының Уфадагы Н. Латифуллин исемендәге заманча сәнгать галереясы һәм Мәскәүнең Ш. Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларны үстерү һәм ярдәм итү фонды тарафыннан оештырылган.

Искәртеп үтәбез: күргәзмә беренче тапкыр Татарстанның “Хәзинә” Милли сәнгать галереясында 2011 елда Казанда бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап оештырыла. Аннан соң Шүрәлене Мәскәүнең “Инжир” галереясында һәм Татар мәдәни үзәгендә, Уфаның сәнгать һәм Яр Чаллының картина галереясында, Ижевск һәм илебезнең башка шәһәрләрендә күрергә мөмкин булды. Инде күргәзмә Новосибирскига килә.

Новосибирск өлкәсендә татарлар руслардан соң икенче милләт булып санала һәм анда Юрт-Акбалык дигән татар авылы бар. Өлкәдә 24 мең татар яшәве мәгълүм, алар халыкның 0,9 процентын тәшкил итә.

“Татар-информ” МА

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*