tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җырчы Салават һәм хирург Акчурин сайлауларда Миңнехановның ышанычлы затлары булачак
Җырчы Салават һәм хирург Акчурин сайлауларда Миңнехановның ышанычлы затлары булачак

Җырчы Салават һәм хирург Акчурин сайлауларда Миңнехановның ышанычлы затлары булачак

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, танылган кардиохирург Ринат Акчурин һәм биш тапкыр Гагарин кубогы иясе Данис Зарипов Татарстан Президенты сайлауларында Рөстәм Миңнехановның ышанычлы затлары исемлегенә керде. Карар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде.

«Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат Рөстәм Нургали улы Миңнехановның 23 ышанычлы затын теркәргә тәкъдим ителә», — дип билгеләп үтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова. Тәкъдим бертавыштан хупланды.

Ышанычлы затлар исемлегенә Татарстан үсешенә өлеш керткән кешеләр кергән. Алар арасында «Зенит-Казан» волейбол клубы тренеры Владимир Алекно, «ICL — КПО ВС» АҖ генераль директоры Виктор Дьячков һәм башкалар бар.

Ышанычлы затлар Татарстан сайлаучылары белән очрашулар уздырачак, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика ирешкән уңышлар турында сөйләячәк. Шулай ук алар сайлаучылар белән кандидатның сайлау алды программасы нигезләмәләре турында фикер алышачак һәм якындагы биш елга дәүләт программаларын һәм проектларын эшләү өчен тәкъдимнәр җыячак.

Кандидатның иҗтимагый сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов сүзләренчә, коронавирус пандемиясе Рөстәм Миңнехановның агитация кампаниясенә җитди төзәтмәләр кертте.

«Массакүләм чаралар уздырудан баш тартырга туры килде. Агитация чараларының күбесе саф һавада узачак», — дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Президенты сайлаулары 11-13 сентябрьдә узачак. Бердәм тавыш бирү көне 13 сентябрьдә була.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*