enrutat
Баш бит / Җырчы. Сәясәтче. Галим
Җырчы. Сәясәтче. Галим

Җырчы. Сәясәтче. Галим

– Гомер үтә дип көенмим, узган еллар эчендә мин бит нәрсәдер эшләргә өлгердем – дөнья гиздем, анда татарлар белән очраштым, алар өчен дә, башкалар өчен дә җырладым. Гомумән, әгәр кешенең җанында моң яшәсә, ул беркемгә дә явызлык кылмаячак дип саныйм.

 

Бу халыкны ничек яраттыра ала икән соң ул?..
80 яшен тутырган олуг җырчы Илһам Шакиров сүзләре бу. Татар музыкасында Илһам чорын барлыкка китергән олуг зат, шөкер, исән чагында әҗерен күрде. Аңа багышланган чаралар үзе эшләгән Г.Тукай исе­мендәге Татар дәүләт филар­мониясендә дә, Г.Камал исе­мендәге академия театрында да, әдәби клубларда да узды. Әлеге чаралар Казан белән генә чикләнмичә, Мәс­кәүдә, чит илләрдә дә оештырылды. Чит илдә яшәүче татарлар шушы кичәләрдән видео­өзекләр ясап, Илһам абыйга ихлас котлауларын да юллаган иде. Шулай итеп Камал сәхнәсендәге экраннар аша юбилей кичәсенә Прагада, Әстерханда, Америкада, Швейцариядә яшә­үче милләттәшләребез дә кушылды.

Аңа кадәр олпат җыр­чыны Президент кабул итте. Рөстәм Миңнеханов аңа “Фидакарь хезмәт өчен” медален (башка орден-медаль­ләрне алып бетергән икән инде) һәм “Форд-мондео” машинасы ачкычын бүләк итте. Таланты һәм татар сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен бу гына аз, диде Илбашы. …Һәм Илһам аганы яңа машинада Кремль тирә­ли әйләндерде. Соңрак бу турыда шагыйрь, җәмә­гать эшлеклесе Разил Вәлиев шаян шигырь иҗат иткән:
Шоферы Илбашы булгач,
Илһам үзе кем инде?!
15 февральдә Камал театрына халык ташкын булып агылды. Ишек төбендә артык билет юкмы дип сораучылар да байтак. Хез­мәт­кәрләр өчен керү ишеген штурмлаучылар күбәй­гәч, сак хезмәте хәтта ишекне бикләргә мәҗбүр булды. Илһам абый бу кадәр халыкны ничек яраттыра алган икән соң? Юбилей кичәсенә эләгә алмыйча изаланучыларның берсе аптырап әнә шулай диде. Баксаң, җырчыга да бу сорауны еш бирәләр икән. Ул, ярымшаярып, болай дип җавап биргән: “1957 елда барлык җырчыларны Мәс­кәүдә узачак декадага алып киттеләр. Казанда бер мин калдым. Декада бара дип, җыр бирмичә булмый бит. Радиога мине чакырып алдылар. Шулай итеп радиодан декада буе бер мин җырладым”. Әгәр бу хак булса, ротация дигән булып, радиоларда вакыт сатып алган бөтен җырчылар да истә калыр иде ул.
Нәкъ үз вакытында
Нәкъ үз вакытында килде, дигән заманында аның хакында режиссер Марсель Сәлимҗанов: “Татарның сө­ек­леләренә әверелгән Гөл­сем Сөләйманова һәм Рәшит Ваһаповлардан соң, җыр сәнгатендә тынлык булып алган иде. Бу олы вакыйга туар алдыннан азга гына көттерү газабы булгандыр, мөгаен. Кинәт кенә җыр сәнгатендә мәйдан тотарга Илһам Шакиров килеп керде. Нәкъ менә татар җырына хас башкару манерасы, моңа кадәр кабатланмаган моң бизәкләре белән ул күңелләребезне тиз арада биләп алды”.

Моң дигәнең балачактан хәсрәт күргәннәрдә тулып аша, күрәсең. Мәктәпне тә­мамлагач, Алабуга педагогия институтына имтиханнарны бик яхшы бирсә дә, “халык дошманы” малае булу аркасында керә алмавы, кире авылына кайткач, хәрби комиссариатның тиз арада чакыру кәгазен тоттырып, Казан казармаларына озатуы, балачактагы бик күп кыенлыклар, туган авылы Яңа Бүләктән 12 чакрым ерак­лыктагы Теләнче Тамакка җәяү йөреп укулар күңе­лендә моң булып туплана баргандыр. Илһам ага ар­мия­гә озатылса, язмышы ничек булып бетәр иде, әмма түбәгә карап үзен еракка алып китүләрен көтеп ятканда, язмышы кисәк борылыш ала. Казармага ике студент кыз килеп керә дә, җитәкләп консерваториягә алып ки­тә­ләр. Егетнең җырлавын ректор Нәҗип Җиһанов үзе тыңлый һәм армиядән алып калуны да үз өстенә ала. Ә радиога аны үзе белән мәктәптә укыган кызлар күмәк хат язып җырлатуларын үтен­гән­гә чакыралар. Кызлар да чая, сыйныфташларының кайда укуын да теркәп куялар. Илһам ага бу вакыйганы беренче гонорар буларак еш искә ала.
Илһам ага күлмәгеннән үстек
Беренче гонорар истә калучан бит ул. Разил Вәлиев тә Илһам ага түләгән беренче гонорарны әле дә хәтер­ли. Баксаң, Илһам абый Мәс­кәүгә җыр пластинкасы яздырырга килгән икән. Шактый җыр әзерләгән. Әмма берсенең көе бар, сүзләре юк икән. Разил абыйның Мәскәүдә укыган вакытлары. Шушы көйгә шигырь яз дигәч, ул, минем бервакытта да җыр язганым юк иде, дип аптырап кала.

Илһам ага да “махы бирми”: язганың булмаса, язар­сың, дип ризалык ала. Разил абый үзенә 1-2 ай вакыт бирелгән дип уйлый, әмма аңа сәгать ярымда җыр язарга кушыла. “Җырны яздым, билгеләнгән вакытта Илһам абыйны урамда көтеп тора идем инде. Мин боларны ни өчен сөйлим? Бер мине генә түгел, Илһам абый бик күп­ләрне җитәк­ләп җыр дөнья­сына алып керде. Шуннан соң Илһам абый Фин­лян­диягә гас­троль­гә китте. Аннан кайтканда мине онытмаган, күлмәк алып кайткан иде. Минем беренче гонорарым Илһам абыйның күл­мәге булды. Мин аны 15-20 ел буе бик саклап, кадерләп кидем. Бү­генге бик күп язучы-ша­гыйрь­ләр – һәммә­без дә Ил­һам Шакиров күл­мәген­нән үсеп чыктык”, – диде ул.

Бик күп яшь башкаручыларга фатиха бирүче, ярдәм итүче дә бит әле ул. Аны Казанга килеп урнашырга яр­дәм иткән затлы җырчы Резедә Галимова да, Филүс Каһиров та рәхмәт сүзләре белән искә ала. Гомумән, татар халкы рәхмәтле аңа. Ра­зил Вәлиев: “Безнең халык 1552 елдан дәүләтсез яши. Фәкать 1992 елда гына респуб­ликалы булды. Бе­з­нең халык ничек сакланып калды икән, шуның серен әйтә алмассыз микән дип сораган идем. Ул уйлап торды-торды да, татарны ислам дине, мәгъ­рифәт, татар җыры, татар моңы сак­лап калган, дип җавап бирде. Ә безнең халык булып сакланып калуда, сән­гате­без­нең бүгенге үсешен­дә Илһам абыйның өлеше бик зур. Габдулла Тукайның Сәгыйть Рәмиевкә аталган мондый юллары бар: “Сә­гыйть дус, мин бит шагыйрь генә түгел, минем колак күпне ишетә, күз күпне күрә, мин бит сәясәтче дә, дип әйткән. Илһам ага коеп куйган җырчы гына түгел, ул – сәясәтче дә. Без Декларация кабул иткәнче үк, илләр гизеп, татарның милли аңын уятып, берләш­тереп йөрде. Ул галим дә, фольклорчы да, гуманист та. Аның иҗат дөнь­ясы искиткеч зур”.
4be17138b15d5cf9b284181da4d512bd_500_0_0Илһам тирәсендә җыелу

Илһам абый халыкка үтә бер моң, сагыш белән  кушылды…

Әнә шул зур дөньяның бер өлешенә тукталыйк әле. Ул халкыбызның хәтер тү­рендә онытылып яткан әллә никадәр көй-җырларын табып, кайтарып бирде. Кая гына барса да, җыр отып кайта, ә кайберләренә үзе көй дә яза әле. “Кара урман”, “Син сазыңны уйна­дың”, “Әллүки”, “Туган тел”, “Сәрвиназ”, “Туган авыл”, “Кораб”, “Бер алманы биш­кә бүләек” – әнә шундыйлардан.

Илһам Шакиров репертуарына бүген бик күп затлы җырчыларыбыз мөрә­җәгать итә. Моның серен Татар­стан­ның һәм Россия­нең халык җырчысы Зилә Сөнгатуллина болай аңлата: “Илһам Шакиров үзенә репертуар сайлаганда беркайчан да үз зә­выгына хыянәт итми – беренче чиратта үз җырларын, классик әсәрләрне сайлый. Хәзерге композитор­лар­ның да яңа әсәрләрен сайлаганда ул аларның килә­чәк­тә классика дәрәҗә­сендә булачакларын гына ала”. Зилә ханым, Илһам ага башкаруында татар моңы бөтен милләт вә­килләренә аңлашыла, халыкара төс ала, дип саный. Менә шуңа да аны барча төрки халык хөрмәт итә, ярата да инде. Ә инде татар язучы, ша­гыйрь­ләренең Илһам тирә­сен­дә җыелуы – табигый бер хәлдер ул. Әнә шундый җыен­нарның берсе Камал сәхнәсе түреннән күр­сә­тел­де. Анда күренекле дра­ма­тург Туфан Миңнул­лин, үт­кән­нәрдән аерым яшәргә кү­негеп барабыз, алай ярамый, дип кисәткән кебек тоелды. Әле ярый Ил­һам ага үзе тирәсендә җыеп, “Бер алманы бишкә бүләргә” өйрәтә. Ярый ла аның эшен дәвам итүчеләр табылса… Хәер, табылыр кебек. Илһам ага җыр­ла­рына яңа сулыш өргән яшьләр – Филүс Ка­һи­ров, Руслан Сәй­фетдинов, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Раяз Фасыйхов, “Казан егет­ләре” әнә шул өметне көчәй­тә. Олпат җыр­чылар – Зилә Сөн­га­тул­лина, Римма Ибра­һи­­мова, Георгий Ибушев, Венера Ганиева, Рафаэль Сәхә­биев, Идрис Газиев һәм башкалар – әлеге олы мирасны халыкка армый-талмый җиткерәләр.
Үтә тыйнаклык
Ә Илһам ага эшләгән ка­дәресен купайтып күрсәтеп, күкрәк киереп йөрүче­ләрдән түгел. Аңа үтә тыйнак­лык хас. Әнә шуңа да юбилей кичә­сендә сәхнә түренә менәсе килмәгән. Җыр бәйрәме булсын, мин халык янында, залда утырып карармын, дигән. Янә­шәсендә утырган ТР Дәү­ләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратниковага исә, нишләп шушы кадәр мәшә­катьләр кылдыгыз, шулка­дәр халыкны интектереп утыртасыз, дип уңай­сыз­лануын бел­дергән. Ил­һам абый, беркем дә интекми, монда барыбыз да рәхәт­ләнеп, горурланып утырабыз, диде Римма Ратникова һәм беренче Президент Минтимер Шәймиев­нең котлавын җиткерде. “Сез­нең җыр­ларыгыз халкыбызны бер­ләштерә. Мил­ләтен, телен, гореф-гадәт­лә­рен оныта язган ке­шеләрнең дә татарлыгын уята. Алар да, без – татар, мин – татар халкының бөр­теге, дигән фикергә килә. Чыннан да, без – бөек  халык. Безнең бөек Тукаебыз, Җә­лилебез бар. Ул да 15 фев­раль­дә туган. Безнең Ил­һамыбыз бар! Туган кө­негез белән”, – диде ул.

Илһам ага җыр башкарды. Аны халык аягүрә тың­лады. Соңыннан бөтен халык “Туган тел”не җырлады. Ил­һам абый халыкка үтә бер моң, сагыш белән кушылды…

Сез карагыз аңа гаҗәпләнеп,
Иң беренче кабат күргән кебек,
Күз карашын, һәрбер хәрәкәтен
Хәтерегез алсын изге күреп!

Гади дә ул, кайчак хәтта ямьсез,
Нинди булса, шундый булып калсын.
Гадилеген тоя алмый торып,
Бөеклеген аның аңламассың.

Сез карагыз аңа сөеп-назлап,
Нәкъ иң соңгы кабат күргән кебек.
Сискәндерә бер сүз: “Ул да фани…”
Тик бер өмет җанда – җыр мәңгелек! (Флюра Низамова шигыре)

Гөлинә Гыймадова “Ватаным Татарстан”,  № 22, 17.02.2015

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*