tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җырлыйк та, аралашыйк та туган телебездә!
Җырлыйк та, аралашыйк та туган телебездә!

Җырлыйк та, аралашыйк та туган телебездә!

Уйламаган-көтмәгәндә “Милли авыл” комплексында урнашкан “Татарстан” ресторанында узачак җыр кичәсенә чакыру килеп иреште. Хәбәрне җиткерүче милләт җанлы егетебез Равил Әбдрәшитов чараның эчтәлегенә бик җәелми генә “җырлашып утырырбыз” дип аңлатма бирде.

Чакырылган урынга барып кергәндә анда инде кичәне әзерләүчеләр мәш киләләр иде. Ростроповичлар исемендәге сәнгать институтында быел укый башлаган җырчы егетләр Ренат Инсапов белән Руслан Кәбиров чын хуҗаларча музыкаль бизәлеш кирәк-яракларын хәстәрләү белән мәшгульләр иде инде. 2-3 ай ара эчендә егетләр шәһәребезнең берничә милли чарасын музыкаль бизәп танылу казанып өлгерделәр. Алар инде Әлмәт музыка көллиятен тәмамлап килгәнлектән, кичәләргә чын профессиональлек зәвыгын өстәделәр билгеле.

Кичәнең мул ризыклы өстәлләр артында уздырылуы аңа чын бәйрәм төсмерләре өстәде. Әйе, “Оренбур өлкәсе татарлары Конгрессы” милли оешмасы әле яшь кенә булуына карамастан үзенең беренче зур чарасына җентекле әзерләнгән булып чыкты. Конгрессның рәистәшләре Р.Аббасова, Р.Туйгунов, М.Рәхмәтуллиннарның тулы составта килеп, кичә барышында актив катнашулары чараны тагы да җанландырды. Һәр мәҗлес үткәреп караган кеше өчен бу эшнең гаять черерекле гамәл икәнлеген тасвирлап тору кирәк булмастыр. Алга китеп шуны гына әйтим – бары да бик күркәм килеп чыкты! Дус-туганнар белән күрешеп әңгәмәләшү өчен дә, яңа танышлар табу өчен дә шартлар тудырылган иде.

Кичәне алып баручылар, ялыктырмый гына, килгән кунаклар белән таныштырып чыктылар. Һәр өстәл артында утыручыларга үз төркемнәренә исем сайлау биреме йөкләнде. Вакыйгаларның тизләнеш алып китүе кунакларны бераз аптырашта да калдырды. Нәтиҗәдә командаларның исемнәре дә беренче тыңлауга гайре табигыйрәк килеп чыкты кебек… Үзегез бәяләгез – менә ул атамалар: “Тамчыгөл”, “Яшьлек”, “Ак барс”, “Чәк-чәк”, “Без булдырабыз!”.

Бәйрәмгә югары сәнгати “планка” урнаштырган профессионаллар Ренат һәм Руслан артыннан берәм-берәм безнең төркемнәргә дә сәнгатебезне күрсәтү сынавы килеп җитте. Бөтенләй үк хөрти хәлгә төшмәгәнбез икән әле! Кәгазьгә күз салып та, хәтерләребезне эшкә җигеп тә вазыйфабызны башкарып чыктык! Өстәл тулы нигъмәтләр белән чәй дә эчеп җибәргәч, җырчыларга кушылып биюләр дә, аерым һәвәскәрләр чыгышлары да дәвам итте…

Таһир Әмировның баянына кушылып та, караоке ярдәме белән дә байтак җырлар башкарылды.

Максатыма кичәне “протокол тәртибендә” тасвирлау керми. Сер түгел – соңгы көннәрдә туган телебезнең иртәгәсенә кагылышлы кырыс карарлар кабул ителде. Туган телне ихтыяри (әти-әни теләге буенча) өйрәнүгә, милли республикаларда дәүләт теле статусындагы республика телен ихтыяри (һәм атнасына 2 сәгать күләмендә) өйрәнүгә юнәлтелгән бу карарлар күп укытучыларны эшсез калдыру өстенә рус теленнән башка телләргә югалу куркынычын тудырды. Мондый вәзгыятьтә милли телләрдә уздырылган һәр чара аерым әһәмияткә ия.

Оренбурыбыз, өлкәбез татарлары Русиянең күп төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезгә караганда телебезне саклау өчен киңрәк мөмкинлекләргә ия. Бездә милли театр гөрләп эшләп тора, Ямашев исемендәге китапханәбездә 20 меңнән артык татар, башкорт телендәге китаплар тупланган. 38нче татар теле тирәнтен укытылучы урта белем бирү мәктәбебез – горурлыгыбыз.

Әмма бу – бүгенге көнебез. Иртәгәсе – томанлы. Татарстанда татар теленә игътибар кимү – милли әдәбиятыбызның киләчәгенә зур һөҗүм ул! Әле бу Татарстан дигән авангардта барган республика яшәп ятканда. Ә республикалар исемендә үк бернинди миллилек сакланмаган “Җирлек”ләргә әйләндерелсә, ни булыр?…

Мин бит әле кичәнең исемен әйтмәдем. “Җырлыйк әле туган телебездә!” дип аталды ул. Чыннан да, җырларыбыз да, үзара әңгәмәләшүебез дә туган телебездә барсын! Ул чагында бернинди карарлар да безне телебездән мәхрүм итә алмас. “Мам, пап”лар булып калмыйк дисәк, Туган телебезне хөрмәт итик, аны аңлашу коралына әйләндерик!

Мансур СӘГЪДИЕВ, Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*