tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Зилант” чемпионнарын шәһәрдә зурдан кубып каршы алдылар
“Зилант” чемпионнарын шәһәрдә зурдан кубып каршы алдылар

“Зилант” чемпионнарын шәһәрдә зурдан кубып каршы алдылар

“Зилант” хатын-кызлар командасы пляждагы регби буенча Россия чемпионнары булып танылды. Ил чемпионаты уеннары ике көн дәвамында Мәскәүнең “Динамо” пляж спорты үзәгендә узды. Ир-егетләр арасында турнирның фавориты саналган Казанның “Энергия” командасы финалды Самара җыелмасына оттырса (6:8), кызлар егетләр өчен реванш алды – хәлиткеч уенда “Торпедо-Трудовые резервы” командасыннан өстен чыкты (6:5).

3 август иртәсендә “Зилант” командасын Казанда зурдан кубып каршы алдылар.

– Бер уенчыны да аерып күрсәтәсем килми, командамнан тулысынча канәгатмен, – дип фикерләре белән уртаклашты “Зилант”ның баш тренеры Ришат Абдрахманов. – Призлы урын яулау өмете белән бардык һәм планны арттырып та үтәдек.

– Көндәшләр – көчле иде, шуңа да һәр уен тигез шартларда узды. Әмма без Казан белән исәпләшергә кирәклеген исбатладык, – ди команда капитаны Айгөл Хөсәенова.

Табадан төшкән чемпион кызларны кайда күреп була, дисезме? 5 августта Казанның “Стрела” командасы үз кырында Россия чемпионаты кысаларында “Металлург” белән очраша.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*