tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зиратлар ятим булмасын
Зиратлар ятим булмасын

Зиратлар ятим булмасын

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, ди халык. Каберләрне, зиратны чистартып тору, якты дөньядан китеп барган якыннарыбызга ихтирам күрсәтү бик мөһим. Воткинск шәһәрендә бу мәсьәләгә җитди карыйлар.

Биредә яңа мөселман зираты 1965 елда ачыл­ган. Милләттәшләребез 3 ел элек зиратта үскән биек агачларны кискәннәр. Быел бер ай эчендә 200 метр озынлыкта тимер койма тотканнар. Изге эштә милли эшмәкәрләр ярдәм итә. Воткинск татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаэль Фәтхуллин белән шул турыда сөйләштек.

“Башта без зиратны тулысынча кирпеч койма белән уратып алырга теләгән идек. Ләкин алай бик кыйммәткә төшә иде. Шуңа күрә без тимер койма тоттык, бик зур эш башкардык. Шәһәребездәге милли эшмәкәрләр бик ярдәм итте, һәркемгә рәхмәт. Язын, көзен оештырылган өмәләр вакытында зиратны чистартабыз, әле киләчәктә тагын агачларны кисәргә уйлыйбыз”, – дип сөйләде рәис.

Тагын бер мөселман зираты шәһәрнең нәкъ үзәгендә диярлек урнашкан. Аның барлыкка килү тарихын сөйли торган рәсми документлар архивта сакланмаган. Зиратның XIX гасырга каравын бары тик борынгы кабер исбатлый. Зират буенча йөрү бераз куркытса да, кызыксынуым көчлерәк иде. “Иман” татар яшьләре берлеге активисты Айрат Газимҗанов белән без әлеге каберне эзләп таптык.

“Кайбер рәсми мәгълүматлар буенча монда Гузейр исемле хатын-кыз җирләнгән. Кабер ташының бер ягына Коръән аяте, икенче ягына биредә җирләнгән кешенең исеме, үлгән елы язылган. Нәкъ әлеге кабер буенча без бу зиратның XIX гасырда барлыкка килүен әйтә алабыз. Татарлар Воткинск поселогына (якынча 1930 елга кадәр шулай аталган) беренче тапкыр 1850 елда килеп төпләнгәннәр дигән мәгълүмат бар. XIX гасыр урталарында исә милләттәшләребез бирегә күпләп күченеп килә башлыйлар. Алар арасында сәүдәгәрләр күп булган. Сөт, ат сату белән шөгыльләнгәннәр. Гомумән, бик күп эшләр башкарганнар, мәдәниятне күтәргәннәр. Шушы вакытта мөселманнарны шәригать кануннары буенча җирләү өчен урын бүленеп бирелә”, – дип сөйләде Айрат.

Тик кызганычка каршы, бер гасырга якын тарихы булган бу зират бүген ташландык хәлгә килгән. 30 ел дәвамында биредә бер эш тә башкарылмый, Хәтта өмәләр дә уздырылмый. Бары 8 ел элек, Воткинск шәһәре имамы Мөхәммәтнур хәзрәт Әшрәпов ярдәме белән, зират тирәсе агач койма белән уратылып алына. Бүгенге көндә инде бу коймалар да тузган, урыны-урыны белән авып та беткәннәр.

“Әлбәттә, иске зиратка карата шундый битараф караш булганлыгы өчен шәһәребез татарларын да, дин кардәшләребезне дә шелтәләргә була”, – ди Айрат.

Ул әлеге зиратны тәртипкә китерү теләге белән яна башлый. Быел шәһәр халкы җыелып, зур өмә уздырганнар. Ул сөйләгәннәрдән чәчләр үрә торырлык. Якын-тирәдә яшәүчеләр зиратта махсус чокыр казып, үз чүпләрен шунда ыргытканнар. Зират сукбайлар яши торган урынга да әверелгән. Шәһәр халкы исә сукмак салып, йортларына да зират аркылы гына йөрергә ияләнгән.

“Аллаһка шөкер, безнең актив яшьләр әлеге зиратта эшнең күп булуын аңладылар. Чөнки монда шәһәребездә мәчет салган, үз вакытында мәдрәсә төзегән әби-бабайларыбыз җирләнгән. Воткинск шәһәре мөселманнарының, татарларның төп вазифаларының берсе – бу объектны саклау. Өмә ясадык, чистарттык инде. Киләчәктә зират территориясен тимер койма белән әйләндереп алырга уйлыйбыз. Кешеләр монда чүп түгү урыны түгел, ә татар зираты икәнен әллә каян күреп, белеп торсыннар иде”, – диде Айрат.

Тик моның өчен матди мөмкинлекләр кирәк булуын да әйтеп үтте ул. Шәһәрдә гомер итүче милләттәшләребез бу эштән читтә калмас, ярдәм кулы сузар дип өметләнә.

Эльвира Хуҗина

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*