tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зөя Башында – «Хәтер бакчасы»
Зөя Башында – «Хәтер бакчасы»

Зөя Башында – «Хәтер бакчасы»

Агымдагы елның гыйнвар аенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә «Хәтер бакчасы» («Сад памяти») дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе старт алды. Барыш районы Зөя Башы бистәсе халкы үзләрендә шундый бакча булдыру максаты белән Микрорайон урамында сүтелгән йорт урынында агачлар утыртырга карар кылганнар.

Микрорайон урамында яшәүче актив кешеләр, пандемия аркасында кертелгән чикләү чаралары бераз йомшартылгач, акцияне үткәрү үтенече белән поселение администрациясенә мөрәҗәгать иткәннәр. Шуннан соң шәхси эшмәкәр, җирлек старостасы Әнүвәр Камартдин улы Куликов миләш, юкә, каен үсентеләре hәм куакларны тотып алу өчен агач материаллары китереп биргән. Ә алма үсентеләрен микрорайон халкы үз акчасына юнәткән. Шушы урамда яшәүчеләр өмәгә җыелып, бергәләп, күмәкләшеп үсентеләрне утыртканнар hәм территорияне матур итеп тотып алганнар. Шәхси эшмәкәрләр Хамзә Юсуп улы Кадерлеев hәм Ринат Мансур улы Сяпуков буяулар белән тәэмин иткәннәр. Искиткеч зәвыклы итеп бизәлгән баннерны Р.К.Праздников үз куллары белән ясап биргән.

Бистә халкының дус-тату, бердәм hәм какшамас ихтыяр көченә ия булуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән «Хәтер бакчасы» – Җиңү көнен якынайтуга бәhасез өлеш керткән туганнарына hәм якыннарына тере hәйкәл ул. Әлеге бакчага алар бала-оныклары белән килеп, сугыш тарихын сөйләрләр, яу кырында ятып калган кадерле кешеләрен искә төшерерләр.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*