enrutat
Баш бит / Зур халыкның зур юлы
Зур халыкның зур юлы

Зур халыкның зур юлы

Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаена санаулы гына көннәр калды (ул 6-9 декабрьдә башкалабызда үткәреләчәк). Шушы уңайдан БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Ринат әфәнде, Татар конгрессы олуг җыенына нинди табышлар, югалтулар белән килә?

– Чынлап та, табышлар да, югалтулар да шактый. Татар конгрессы оешуга быел 20 ел. Егерме ел эчендә БТКның татар милли оешмаларын җыеп торучы бер үзәккә әверелүе беркемгә дә сер түгел. Телибезме-теләмибезме, Конгресс – бөтен татар халкын оештырып, туплап торучы бердәнбер үзәк. Туксанынчы елларда булган романтик кү­тәрелешләрне, тора-бара эзлекле бер системага кергән милли эшчәнлекне, бөтен татар дөньясының йөрәк сызлауларын, шатлык-кичерешләрен – барысын да үз эченә сыйдырды ул. Халкыбыз кайда гына гомер итсә дә – якын-тирәдәме, күрше республика-өлкәләрдәме, ерак чит илләрдәме – БТКның йогынтысын тоеп яши.

Инде югалтуларга килгәндә, безне күптән түгел генә булып узган халык санын алу нәтиҗәләре һич тә канәгатьләндерә алмый. Минемчә, кимүебезнең төп сәбәпләре – милли тәрбия эшләренең зәгыйфьләнүе һәм катнаш никахларның артуы. Югыйсә, халкыбыз төрле дәверләрдә зур сугышлар кичергән, әмма шул яулардан соң да мантый, ишле халык булып сакланып кала алган. Һәрберебез өчен уйланырлык җирлек бу.

– Мондый зур корылтайда катнашырга теләк белдерүчеләр күптер инде?

– Делегатлар саны, әлбәттә, түшәмнән алынмый. Без күпме делегат чакырасын оешмаларның активлыгына, эш нәтиҗәсенә карап билгелибез. Табигый, һәркем үзеннән күбрәк делегат катнашуын тели. Бик күп төбәкләрдә, бик күп илләрдә без билгеләгәннән күбрәк килергә тырышалар. Әлбәттә, ике корылтай арасында актив эшләгән оешмаларның бу зур җыеннан читтә каласы килми. Без бөтен оешмаларга квоталар җибәрдек. Әлеге олуг җыеныбызга 1 мең 100 түгел, 2 мең 500 делегат килергә тиеш дип уйлыйм үземчә. Шулкадәр кеше сыйдырырлык залыбыз булса, һичшиксез, 2000-3000 кеше җыяр идек. Бүген татар дөньясының куәт-мөмкинлеге менә шундый зур. 700-800 актив кешесе булган оешмадан 3-4 кешене сайлап алу нинди кыен булуын күз алдына китереп карагыз. Килә­чәктә менә шулай җыелырлык зур залыбыз булыр дип өметләнәм.

– Мәскәү шәһәре милли-мәдәни мөхтәриятендә ыгы-зыгының тынып торганы юк. БТК монда үз сүзен әйтергә тиештер?

– Без быел Мәскәүгә әллә ни зур квота бирә алмадык. Чөнки шәһәрдәге милли оешмалар низаглашып бетте. Үз эшләренә нык бирелгән кешеләрдән мондый ыгы-зыгы чыкмый. Дөрес, соңгы ел ярым эчендә Татарстан Республикасының Мәскәү шәһәрендәге даими вәкиллеге тарафыннан зур эш алып барыла. Әмма андагы милли оешмаларның, бигрәк тә җирле татар милли-мәдәни мөхтәриятләренең таркаулыгы, матур күренеш түгел. Ярый әле илдә мондый мөхтәриятләр бик аз. Шөкер, бүтән җирләрдә мондый ыгы-зыгы күзә­телми. Бүген мәскәүлеләрнең эчке низагларына кереп, ниндидер сүз әйтәсем килми. Бу – мөхтәриятнең эчке эше. Җыелышсыннар да, уртага салып, барлык аңлашылмаган мәсьәләне сөйләшсеннәр. Әле ярый Татарстан вәкиллеге Мәскәүдә делегатлар сайлауны оештырды. Рәхмәт аларга. Әнә Ульян өлкәсендәге мөхтәриятне алыйк, аның районнарда кырыклап оешмасы бар. Анда да табак-савыт шалтырамый тормыйдыр. Әмма алар җыелып, барча мәсьәләне уртага салып хәл итә белә. Мәскәү татарларына менә шулай бергәләшеп утырып бер карарга килә белү җитми.

– Соңгы вакытта илебезнең матбугат, мәгълүмат кырында милләтебезне, республикабызны каралтып күрсәтү бара. Бу шаукымга ничек каршы тора алабыз?

– Тарихка җентекләбрәк карасаң, милләтебезнең моннан да авыррак чаклары бик күп булган. Асканнар, кискәннәр, сөргәннәр. Шуңа күрә бүгенге тискәре гамәлләр генә безне туктата алмый. Шөкер, милләтебез яши. Без – татарбыз. Тарихыбыз, бүгенгебез, киләчәгебез бар. Балаңны читләр йогынтысына бирмим дисәң, аны туган тамырлардан, гореф-гадәтләребездән аерырга ярамый. Татарның кем-нинди икәнен белми икән, бала тора-бара милләтеннән ояла башлый. Үзаңы булган, тарихын белгән, җыр-моңын сеңдереп үскән кеше кайсы милләт баласы икәнен онытмый. Балаларыңны бәйрәмнәргә ияртеп йөрү – күңел ачу гына түгел. Аларны сабантуйларга менә без нинди зур, бөек халык икәнне күрсәтү өчен алып барырга кирәк. Кечкенә чагында күреп-белеп үссә, углың, кызың читләр кочагына кермәячәк, төнге клубларга күңел ачарга йөрмәячәк. Әгәр үзен зур халыкның дәвамчысы, варисы итеп сизә икән, шуны дәвам итәргә тырышачак ул.

– Татар конгрессының эшчәнлегендә ниндидер үзгәрешләр көтеләме? Әнә кайберәүләр структураны үзгәртергә тәкъдим итә.

– Конгресс эшчәнлегендә аның структурасының нинди булуы мөһим түгел дип әйтеп булмый. Мин газеталарда әйтелгән тәкъдим-фикерләрне игътибар белән укып барам. Кайберәүләр конгрессның бюросы, башкарма комитеты барлыгын да белми. Билгеле, бүген БТК структурасы идеаль дип әйтә алмыйм. Мин, конгрессның башкарма комитеты рәисе буларак, Россия ватандашлары җәмгыятендә дә әгъза булып торам. Чагыштырып караганда, безнең тәҗрибәбез аларныкыннан зуррак. Билгеле, туктап калырга ярамый. Структура алда торган, җыелган мәсьәләләрне хәл итәрлек булырга тиеш. Шул ук вакытта гел бер төсле структура булган да, Конгресс шуңа ябышып ята дип әйтмәс идем. Соңгы 5-6 ел эчендә генә дә Конгресс тирәсендә яңа оешмалар булдырылды. Хәзер Бөтендөнья татар яшьләре җыены яңа дәрәҗәгә менде. Конгресс янәшәсендә Бөтенроссия татарча көрәш берләшмәсе, татар гаиләсе фонды, татар эшмәкәрләре берләшмәсе, татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы бар. Инде ун елдан артык БТК каршында этномониторинг үзәге эшләп килә. Берничә ел элек Бөтенроссия татар авыллары берләшмәсен оештырдык. Уйлап карагыз әле: илебездәге 4300 татар авылын барладык, бу бит – зур көч. Алар арасында илкүләм дан казанган шактый уңышлылары да бар. Шушы тәҗрибә, безнең фикеребезчә, бөтен татар авылларына таралырга тиеш. Татарстан авылларында да шактый уңай үзгәрешләр күзәтелә. Әйтик, ике ел эчендә авылларыбызда 600 гаилә фермасы эшли башлады. Шунысы да мөһим: авыл эшмәкәрлеге тулы бер хәрәкәткә әверелеп бара.

– Һәр зур оешманың җыены җиткәндә, җитәкче кәнәфиен дәгъвалаучылар арта. Бу табигый дә. Эшчәнлекне тамырдан үзгәртергә тәкъдим итүчеләр, сезнеңчә, ни дәрәҗәдә хаклы?

– Корылтайлар җиткәндә тәнкыйть фикерләре яңгыравы табигый. Тәнкыйтьләрнең урынлысы да, урынсызы да була торгандыр. Чөнки ун ел буе шушы вазыйфада булып, бу урынга кызыкмасалар, минем өчен күңелсез булыр иде. Мин моңа тыныч карыйм. Бу вазыйфаны кем башкарырга тиешлеген корылтай хәл итә. Шул ук вакытта үзара гаеп­ләүләр белән шөгыльләнмәү конгрессның җитдилеген күрсәтә. Теләк белдерү гаеп ташлау дигән сүз түгел әле. Җитди гаепләүчеләр күренмәү үзе үк конгрессның бердәмлеген күрсәтә. Мин катып калган кеше түгел. Тагын нинди яңалыклар кертергә икән дип мин дә уйланам. Хокукый кырдан чыкмыйча, бу вазыйфаны ничек башкарырга? Бер якта – милли оешмаларыбызның мәнфәгать-теләкләре. Ул теләкләр еш кына максимализмга бәйле. Моны да инкарь итеп булмый. Икенче якта – илдәге вәзгыять, хакимиятләрнең мөмкинлекләре. Законга сыймас дип, чиновникларның шикләнеп калуы да гаҗәп түгел. Шуңа күрә Татарстан гына түгел, чит өлкәләр, чит илләр хакимиятләре белән дә уртак тел эзләргә туры килә. Бөтенләй йомылып бетеп, милләтеңнең үлеп баруына битараф калып, кул кушырып утырырга ярамый. Милләтебезне саклап калу өчен нинди мөмкинлек бар – бөтенесен дә файдаланырга кирәк. Татарстан хакимиятләре, федераль хакимиятләр алдында бүген Татар конгрессының легитимлыгы югары ноктада дип исәплим.

– Сүз ахырында Башкортстан мәсьәләсен кузгалтып, андагы вәзгыять турында да берничә сүз әйтсәгез иде.

– Башкортстанда нәрсә эшләргә мөмкин, без шуларның барысын да эшләдек дип исәплим. Безнең бәхеткә, соңгы ике елда бу төбәктә вәзгыять шактый нык үзгәрде. Инде аңа хәтлесен үз намусыма аласым килми. Чөнки күп тапкырлар андагы милләттәшләребезнең рухын сакларга тырышып карадык. Әмма өченче көчләр тырышлыгында ике тараф шактый нык тарткалашуга дучар булды. Шуңа да карамастан, без һәрвакыт үзара мөнәсәбәтләрне яхшы якка борырга тырыштык. Менә вәзгыять үзгәрүгә мөмкинлекләр ачылды. Аллага шөкер, ике республика президентларының мөнәсәбәтләре бик җылы. Башкорт корылтае белән дә мөнәсәбәтләребез яхшырды. Хәзер анда яңа җитәкче. БТК съездында Башкортстан президентының да, Башкорт корылтае җитәкчесенең дә катнашуы көтелә. Шунысын да әйтергә кирәк: әле күптән түгел Уфада Татарстан Республикасы даими вәкиллеге эшли башлады, “Татарстан–Яңа гасыр” телеканалының хәбәрчеләр үзәге ачылды. Болар барысы да – өметле күренешләр.

28-11-2012

Автор: Рәшит МИНҺАҖ
Чыганак: «Ватаным Татарстан» газетасы
Чыганакка сылтама: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*