enrutat
Баш бит / Зур вакыйгалар эчендә ике көн
Зур вакыйгалар эчендә ике көн

Зур вакыйгалар эчендә ике көн

6-7 декабрьдә Казан һәм Ульяновск шәһәрләрендә Татар журналистлары форумы чикләрендә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган зур чара булып узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 50 гә якын массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Форумның беренче көнендә журналистларга Равилә Шәйдуллинаның “Үксезләр” әсәре буенча төшерелгән фильм күрсәтелде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразиев белән түгәрәк өстәл артында очрашу узды, журналистлар үзләрен дулкынландырган проблемалар буенча фикер алыштылар, 2020 елда Бөтенроссия халык санын алуга һәм ТАССРның 100 еллыгына әзерлек мәсьәләләренә кагылып үттеләр. Шулай ук “Шаян ТВ” телеканалының презентациясен карадылар. Аннан соң “Татар рухы һәм каләм” IX Бөтенроссия журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең нәтиҗәләрен чыгаруда катнаштылар. Бу чара чикләрендә “Татар табыны” интернет бәйгесенең җиңүчеләре дә бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закиров форумда катнашучыларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте. Икенче көнне иртәнге сәгать дүрттә Ульяновск шәһәренә юл тоттык. Татар конгрессы тарафыннан бирелгән автобус 200 километрдан артык юлны өч сәгатьтә узды.

Матбугат әһелләрен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма коми-тетының бюро әгъзасы, “Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автоно-миясе” оешмасының рәисе, “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе корпункты җитәкчесе Рамис Сафин һәм аның тормыш иптәше, өлкәнең Татар мәдәни үзәге директоры Рамилә Сафина бик кунакчыл каршыладылар.
Казаннан шулай иртә чыгып китүебезнең сәбәбе сәгать тугызга билгеләнгән (анда вакыт безнекеннән бер сәгать алдарак) Ульяновск өлкәсенең губернаторы Сергей Иванович Морозов белән очрашу иде. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен тәбрикләү сүзендә ул Ульяновск якларына килеп чыгулары өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, монда дус һәм бердәм булып 124 милләт вәкиле яши, беркайчан да аңлашылмаучылыклар килеп чыкканы юк. Татарлар саны – 150 мең. Алар арасында бөтен җаннары, йөрәкләре белән татар милләте өчен борчылган, үзләренең йолаларын һәм гореф-гадәтләрен бар көчләре белән саклап яшәгән кешеләр күп. Ул барыбызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Шунда ук бүләкләү церемониясе дә узды. Өлкәнең быел 30 еллыгын билгеләп үтүче “Өмет” газетасы губернаторның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. ”Ульяновск өлкәсенең милли-мәдәни автономиясе” оешмасы рәисе Рамис Сафин да шундый бүләккә лаек булды, шулай ук аңа “Ульяновск өлкәсе матбугатының атказаннан хезмәткәре” исеме бирелде.

Сергей Морозов журналистларның өлкәдә булган вакыйгаларны дөрес һәм объектив рәвештә яктыртуларын билгеләп үтте. Кунакларга өлкәнең иҗтимагый-икътисади үсеше турында сөйләде. Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи өлкә губернаторына барлык җыелган журналистлар исеменнән рәхмәт белдерде. Рамис Сафин җирле татар автономиясенең губернатор һәм өлкә Хөкүмәте белән тыгыз элемтәдә эшләвен, аларның даими ярдәмен тоюларын ассызыклап үтте. Очрашу ахырында истәлеккә фотога төшерелде, ә кунакларга губернатор исеменнән бүләкләр тапшырылды. Ульяновск өлкәсе хакимиятенә һәм губернаторның үзенә татарларга булышлык күрсәтеп торулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде. Кунакларның һәрбер теләгенә Сергей Морозов татарлар әйткәнчә кыска һәм ачык итеп: “Инша Аллаһ!” – дип җавап бирде.

Бөтенроссия форумында катнашучылар сәфәренең икенче тукталу урыны өлкәнең “Өмет” татар газетасы редакциясе булды. Бу басманың оештыручысы Ульяновск өлкәсенең хакимияте булуын да атап үтәргә кирәк. Газетаның мөхәррире Исхак Хәлимов журналистларны басманың эшчәнлеге белән таныштырды. Бер атна элек кенә яңа бинага күчкәннәр. Бүгенге көнгә газетаның тиражы 5,5 мең экземпляр тәшкил итә, ул атнага бер тапкыр чыга.
Аннан соң журналистлар Сембер-Ульяновск типография музее белән таныштылар. Аңа 1864 елда Василий Черников нигез салган. Монда 19 гасыр ахыры – 20 гасыр башында газета, журнал, китапларны басу процессы белән таныштылар.

Аннары Форум делегатлары өлкәнең В.И.Ленин исемендәге китапханәсенә барып, сәүдәгәр Акчуриннарның гаилә китапханәсендәге газеталарны һәм борынгы китапларны карап чыктылар. Ульяновск (элекке Сембер) шәһәренең В.И.Ленинның туган җире икәнлеген беләбез, соңгы 30 елдагы вакыйгаларга карамастан, якташлары аның турында истәлекләрне нык саклыйлар. Кайчандыр Ленин булып чыккан һәрбер йортта истәлек тактасы эленеп тора, урамнарда аның һәйкәлләре очрый. Кызганычка каршы, В.И.Ленинның Музей-йортына керә алмадык, чөнки мемориалда капиталь ремонт бара, аны пролетариат башлыгының 150 еллык юбилеена төгәлләргә ниятлиләр.
Алга таба “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең Ульяновск өлкәсендәге филиалына юл тоттык. Монда Рамис Сафин кунакларны төшерүдән алып монтажлауга кадәр булган сюжет эшләү процессы белән таныштырды. Бу сюжетларны күбебез телевидениедән яратып карыйбыз. Ульяновск шәһәрендәге ТНВ корпункты җиде регионда яшәүче татарларның тормышында булган вакыйгаларны яктырта. Канал өчен аена 22 сюжет әзерләнә. Рамис Сафин Ульяновск шәһәрендә инде 30 ел яши, мондагы татарларның көнкүреше белән яхшы таныш.

Шуннан соң шәһәрнең татар тормышына кагылышлы тарихи урыннарга сәяхәт кылынды. Өлкәнең Татар мәдәни үзәгендә чаралар башланыр алдыннан, Болгар чорының төрки-татар әдәбияты классигы Кол Галигә (1183 – 1230(40)нчы елларда яшәгән дип исәпләнә) 2008 елда куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Үзәкнең директоры Рамилә Сафина үзе җитәкләгән оешманың эшчәнлеге турында сөйләде. Аннан соң барысы да өлкәнең татар тарихы музее экспозициясе белән таныштылар. Форумга йомгаклар ясадылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар, үз эшләрендә очраган кыенлыклар турында фикер алыштылар. Татарстан һәм Ульяновск өлкәсенең сәнгать осталары катнашуында искиткеч яхшы концерт күрсәтелде.
Ике көн бик тиз узып китте, шуңа карамастан бу кыска гына вакыт эчендә дә журналистлар башка регионнардагы массакүләм мәгълүмат чаралары эшенең торышы турында күп нәрсә белделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Форумны оештыручыларга – Бөтендөнья татар конгрессына, Рамис Фарук улы Сафинга, Ульяновск өлкәсенең губер-наторы С.И.Морозовка, татар җәмгыяте активистларына шундый эчтәлекле чаралар оештырулары өчен бик зур рәхмәт белдерәсе килә.

                                                                                                                         ФӘНИЛ МУСИН                                                                                                «Безнең тормыш» газетасы                                                                                                Бәрәңге районы  

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*