22 гыйнвар Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты идарәсе утырышы узды. Анда агымдагы елга эшчәнлек мәсьәләсе каралды. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты идарәсенең киңәйтелгән утырышында милли-мәдәни мохтарият, “Рамазан” төрки агарту үзәге, татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал”, Татар иҗтимагый үзәге, Морзалар җыены, “Азатлык” татар яшьләре һәм яңа оешкан “Берлек” оешмасы вәкилләре катнашты. Чара Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимовның агымдагы елга эш ...
Дәвам »Архив за день: 23.01.2014
“Татнетны үстерү фонды”ның попечительләр советы утырышы узды
Утырыш 22 гыйнварда Г.Камал исемендәге татар дәүләт театры бинасының киңәшмәләр залында үтте, киңәшмәгә Попечительләрнең күпчелеге килде.
Дәвам »
Милләт җанлы Азатҗан
Гыйнварның 20 сендә Балтач районының Таузар авылында туып үскән техник фәннәр докторы, күренекле нефтехимик, ТФА академигы, беренче һәм дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, милләтпәрвәр зыялыбыз Азат Шәймулла улы ЗЫЯТДИНОВка 75 яшь тулды.
Дәвам »
Илһамнан фатиха алган Разия Гайнуллина хисап тота
Разия Гайнуллинаның татар мәдәниятына хезмәт итүенә 45 ел тулуга багышланган иҗат кичәсе Чаллы шәһәренең "Энергетик" сараенда 1 мартта үтәчәк.
Дәвам »
Камал театрына билетларны Интернеттан алучылар саны күбәя бара
Узган ел көз башында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры спектакльләренә билетларны Интернеттан сата башлады.
Дәвам »
Казанда Хөсәен Әмирханга багышланган фәнни-гамәли конференция үтәчәк
30 гыйнварда Казанның “Ярдәм” мәчетендә “Хөсәен Әмирхан һәм традицион мөселман мәхәлләсе моделе” дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк. Ул күренекле дин әһеле һәм галим, тарихчы, мәгърифәтче Хөсәен Әмирханның (1814-1893) тууына 200 ел тулу уңаеннан оештырыла, дип хәбәр итте танылган тарихчы галимебез Илдус ага Әмирханов. Хөсәен Әмирхан Чистай, Казан, Бохара мәдрәсәләрендә укыган. 1846 елда Казанга кайтып, 1849дан Яңа Татар бистәсендә Иске таш мәчет ...
Дәвам »
220 еллык мәчет
Воткинск мәчетенең тарихы ерак елларга барып тоташа. Аңа моннан 220 ел элек, 1794 елда нигез салына. Шул вакыттан бирле ул беркөн дә туктамаган. Ул Советлар заманында ябылмый калган мәчетләрнең берсе. Госман хәзрәт Исхакый, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин заманында шушы мәчеттә практика узган булганнар. Воткинск шәһәренең имам хатыйбы Мөхәммәтнур Әшрәпов сөйләвенчә, мәчетне сүтәргә дип карар чыгаргач, шушы җирлек халкы Мәскәүгә кадәр барып, ...
Дәвам »