tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 220 еллык мәчет
220 еллык мәчет

220 еллык мәчет

Воткинск мәчетенең тарихы ерак елларга барып тоташа. Аңа моннан 220 ел элек, 1794 елда нигез салына. Шул вакыттан бирле ул беркөн дә туктамаган. Ул Советлар заманында ябылмый калган мәчетләрнең берсе. Госман хәзрәт Исхакый, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин заманында шушы мәчеттә практика узган булганнар.

Воткинск шәһәренең имам хатыйбы Мөхәммәтнур Әшрәпов сөйләвенчә, мәчетне сүтәргә дип карар чыгаргач, шушы җирлек халкы Мәскәүгә кадәр барып, сүттермәскә ризалык алып кайталар. Алар арасында Каһир мулла да була. Хәзер аның оныкларының берсе, эшмәкәр Айрат Рәшит улы Хәбировның да мәчетне яңартуда өлеше зур.

Мәчеттә балалар өчен җәйге һәм кышкы лагерьлар эшли. Шулай ук, балаларга да, олыларга да дин сабаклары бирәләр. Мөхәммәтнур хәзрәт егерме елдан бирле шушы мәчеттә хезмәт итә. Үзе Ижау егете. Әти-әниләре Актаныш якларыннан. Дини бәйрәмнәрне зурлап билгеләп үтәләр Воткинск мәчетендә безнең милләттәшләребез. “Катнаш гаилә корган, катнаш гаиләдә үскән балалар да булу сәбәпле вәгазьне ике телдә, татар һәм рус телләрендә үткәрәбез”, ди хәзрәт.

Гөлназ Шәйхи

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*