Төмәндә 6 февральдә топонимика буенча комиссия утырышында башка мәсьәләр арасында Тукай исемен йөртүче урамын башкача атау турында да әйтелде. Узган елның декабрь аенда Төмән шәһәренә тирә-яктагы авыл-бистәләрне кушканнар. Шулар арасында Матмасы дигән татар авылы да бар. Әлеге авылда инде берничә дистә ел Тукай урамы бар. Матмасы Төмәнгә кушылгач, урам исемен үзгәртмәкчеләр. Җирле халык моңа каршы чыга.