tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тагын бер изге гамәл
Тагын бер изге гамәл

Тагын бер изге гамәл

14 февраль көнне Ульяновскида СССРның халык артисты, Татарстан АССР һәм Башкортстан АССРның атказанган артисты, кино һәм театр актёры, язучы – сатирик, тәрҗемәче, өлкәнең Чардаклы районы Әсән авылында туып-үскән, вакытында Г. Камал исемендәге театрда озак еллар иҗат иткән Габдулла Шамуков портретын “Сембер-Ульяновск төбәгенең танылган шәхесләр” күргәзмәсендә ачу тантанасы узачак. Аны Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы уздыра. Күргәзмә Ленин мемориалындагы “Ульяновск – мәдәни башкала” Фонды залында 12 сәгать 30 минутта ачылачак. Ул рәссам Ирек Нуртдиновның эше.

Автономия рәисе Рамис Сафин хәбәр итүенчә, әлеге тантанага Габдулла Шамуковның туганнары да чакырулы. Шулай ук, өлкәнең төрле районнарыннан, шәһәрләреннән һәм Казаннан да кунаклар көтәләр.

Март аенда Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы тагын бер шундый изге гамәл башкарырга җыена. Милли автономиянең беренче нигез ташын салучы милләтпәрвәр шәхес, өлкәнең почетлы гражданины, профессор Азат Курчаков истәлегенә туган авылы Кәшәдә мемориаль такта куелачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*