Милләттәшләребез ел дәвамында бергәләп җыелып очрашалар, төрле чаралар үткәрәләр икән.
Дәвам »Архив за год: 2014
Татар язучыларын – бөтен дөньяга!
14 февральдә 17 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри, ур. 14) татар язучыларыныж төрек телендә басылып чыккан “Fildişi Çakı” (Сөяк саплы пәке) дигән китабын тәкъдир итү кичәсе була.
Дәвам »
Уфада “Нәүрүз гүзәле” бәйгесенә унике кыз сайланды
9 февраль көнне Уфада татар кызларының "Нәүрүз гүзәле-2014" конкурсының икенче сайлап алу өлеше үтте.
Дәвам »
Яшел Үзәндә Афзал Шамов укулары
2014 нче елның 5 нче февралендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья туган телләр көне уңаеннан берләшкән галимнәр десанты катнашында күренекле татар язучысы Афзалетдин Шиһабетдин улы Шамов истәлегенә багышланган һәм Татарстан Респбуликасы яшь язучыларының иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту, фәнни эзләнүләргә омтылыш тәрбияләү максатыннан оештырылган, Зеленодол муниципаль районының 5 нче гимназиясендә Шамов укулары үтте.
Дәвам »
Татарстанның цирк мәктәбе артистлары Монте–Карлода цирк фестивалендә “бронза” яулаганнар
Һава гимнастлары Азалия Хөсәенова һәм Рөстәм Галиев бүләкне Монако князьлеге принцессасы Стефания кулыннан алган.
Дәвам »
“Казан утлары” журналы “Ак җилкән” I Бөтенроссия әдәби әсәрләр конкурсы игълан итә
“Казан утлары” журналы редакциясе 7-11 нче сыйныф укучылары, башлангыч, урта һәм югары һөнәри уку йортлары студентлары тарафыннан иҗат ителгән әдәби әсәрләр (проза, поэзия, драматургия, публицистика) конкурсы уздыра.
Дәвам »
Көрәш федерациясе 2013 елга нәтиҗә ясады
Татарча көрәш буенча иң-иңнәрне билгеләгәндә, чын-чынлап авыл җирлегендә яшәүче тренерлар да исәпкә алыначак. Бу хакта узган елгы көрәш сезонына нәтиҗә ясауга багышланган утырышта федерация җитәкчесе Марат Әхмәтов белдерде. Ильяс Галимов, Илдар Гыйниятуллин, Руслан Нургалиев һәм Лениз Абдуллин. 2013 ел көрәш сезоны буенча иң яхшы көрәшчеләр дип нәкъ менә алар аталды. Иң-иңнәрне ачыклаганда, татарча көрәш буенча иң дәрәҗәле өч бәйге нәтиҗәләре ...
Дәвам »
Салаватта Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча спектакль куела
6, 7, 12, 14 февральдә Салават дәүләт башкорт драма театрында Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча премьера спектакльләре уза.
Дәвам »
Кеше җанына үтәрлек җыр язу бәхет бит ул!
Казанда узган “Татар җыры” бәйгесен Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Уфада яшәүче күп көйләр авторы Руслан Кәримовның Ләйсән Кәшфи сүзләренә иҗат иткән “Кадерле җан” җыры белән ачып җибәрде. Бу җыр Татарстан Президентына һәм фаҗигагә тарыган самолетта якыннарын югалтканнарга атап башкарылды.
Дәвам »
Габдулла Тукай һәм Галиәсгар Камал дуслыгы
Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда 13 февральдә “Тукай һәм аның даирәсе” циклыннан “Габдулла Тукай һәм Галиәсгар Камал” дип исемләнгән чара уздырыла.
Дәвам »