tatruen
Баш бит / 2014 (страница 110)

Архив за год: 2014

Халык көчле ул, моңлы ул

Узган якшәмбедә Төмәннең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда төрки телле халыкның “Таң йолдызы” XXIII өлкә балалар, “Халык сәнгате” үзешчән сәнгать иҗаты өлкә смотр-конкурсларының гала-концерты үткәрелде

Дәвам »

Төмәндә “Җырлап яшик” кичәсе үтте

Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында җырчы, көйләр язучы, халыкара конкурслар лауреаты Җәмилә Рәхимованың “ Җырлап яшик” дип аталган иҗат кичәсе оештырылды. Җәмилә Әбделхәй кызы Ялутор районы, Калмаклар авылында туып үсә. 1977 нче елда Аслана урта мәктәбен тәмамлаган кыз Төмән шәһәренең сәнгать училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Хезмәт юлын яшь белгеч Аслана мәдәният йортында башлап җибәрә. ...

Дәвам »

Лондонда зурлап Май чабуны бәйрәм иттеләр, анда татарстанлылар да катнашты

2 март көнне Лондонда Май чабу бәйрәмен уздырдылар. Трафальгар мәйданында фестивальның йомгаклау чарасы булды, анда Россия, шул исәптән Татарстан, артистрлары катнашты

Дәвам »

“Халкым минем” фестиваленең алтынчысы узды

Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән Самара өлкәсенең Похвистнево районы, Гали авылында “Халкым минем” төбәкара иҗат фестивале 2009 елдан уздырыла башлады. Фестивальнең төп иганәчесе – Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, эшмәкәр Расих Латыйпов. Фестивальнең максатлары – татар авылларында яшәүче сәләтле яшьләрне һәм өлкәннәрне барлау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру. Төп оештыручылар – ...

Дәвам »

Март уртасында Казанда III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтәчәк

III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены программасы

Дәвам »

Язның беренче көннәрендә Әтнә район башлыгы призына хоккей уйнадылар.

  1 март көнне ике төркемгә бүленеп, Олы Әтнә һәм Бәрәскәнең боз мәйданчыкларында 10 команда кәкмәшә суга. Ә якшәмбе, 2 мартта, һәр төркемнән икешәр команда финалда уйный. Уеннар бик кискен узалар. Нәтиҗәдә, төп призны Бәрәскә командасы яулый. II урынны Яңа Шашы командасы ала. Әтнә III урында урнаша, Күәм IV урын яулый. Турнирның “Иң яхшы һөҗүмче”се исеменә Яңа Шашыдан Инсаф Гәрәев ...

Дәвам »

Конгресста кунакта – Свердловски өлкәсеннән килгән делегация

Бүген, 3 март көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров Свердловск өлкәсеннән килгән делегация белән очрашты. Делегация составында өлкәнең җитәкчеләре, мәгариф хезмәткәрләре бар иде. Алар үзләренең алга таба куйган бурыч – максатлары, проблемалары белән бүлештеләр. Өлкәдә яшәүче халыкның тормыш–көнкүреше, татар теленең торышы, татар халкының яшәешенә, мәдәният, медицина мәсьәләләренә тукталыдылар. “Безнең иң төп бурыч – телебезне югалтмау, ...

Дәвам »

Кайгынамә

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюро әгъзасы Ульяновск өлкәсе, татар төбәк милли мәдәни мөхтәрияты рәисе Рәмис Фәрук улы Сафинның әтисе  Фәрук аганың вафат булуы сәбәпле  мәрхүмнең гаиләсе һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

Дәвам »