tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөхлисә Буби туган көненә багышланган күргәзмә ачыла
Мөхлисә Буби туган көненә багышланган күргәзмә ачыла

Мөхлисә Буби туган көненә багышланган күргәзмә ачыла

6 мартта Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда “Ил язмышын салып иңнәренә” исемле күргәзмә эшли башлый.

Күргәзмә 20 йөз башындагы искиткеч күренеш – татар хатын-кызлары мәгарифе үсүенә багышланган. Тамашачылар игътибарына фоторәсемнәр, документлар, китаплар, кулъязмалар тәкъдим ителә. Иж-Буби мәдрәсәсе, Казандагы Ләбибә Хөсәенова, Маһруй Мозаффария, Рабига һәм Сәгадәт Амирхания мәктәпләре, Фатиха Аитованың кызлар гимназиясе, Чистайда – Фатыйма Гайнетдинова, Ырынбурда – Фатыйма Әгдамова, Магүбә Рамеева, Багбостан Мөкминова, Касыймда – Галимәтелбанат Биктимирова, Благовещенскида – Хәнифә Урманова мәктәпләре, Екатеринбургта – Агафуровлар мәдрәсәсе, шулай ук Сембер, Уфа, Әстерхан, Пермь, Томск, Ростов-Дон, Мәскәүдә татар кызлары өчен ачылган уку йортлары турында бик күп кызыклы фактлар белергә була.

Күргәзмә 8 Март бәйрәме алдыннан ачылса да, ул башка датаны күз алдына тотып оештырылды. 6 мартта танылган татар мәгърифәтчесе Мөхлисә Буби тууына 145 ел тула.

Мөхлисә Буби башта 20 ел данлыклы Иж-Бубида кызлар укыта. Ул уку йорты таркатылганнан соң Троицк мәдрәсәсендә сабаклар бирә. Октябрь инкыйлабыннан соң ул казый булып сайлана. Ислам дөньясында бер бердәнбер шундый хәл.

Күргәзмәне ачу  тантанасында Мөхлисә Буби тормышына багышланган “Үлеп яратты” спектаклендә уйнаучы  Г.Камал театры артистлары да катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*