tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лондонда зурлап Май чабуны бәйрәм иттеләр, анда татарстанлылар да катнашты
Лондонда зурлап Май чабуны бәйрәм иттеләр, анда татарстанлылар да катнашты

Лондонда зурлап Май чабуны бәйрәм иттеләр, анда татарстанлылар да катнашты

2 март көнне Лондонда Май чабу бәйрәмен уздырдылар. Трафальгар мәйданында фестивальның йомгаклау чарасы булды, анда Россия, шул исәптән Татарстан, артистрлары катнашты.

2014 нче ел Россия һәм Бөекбритания арасында Мәдәни багланыш елы дип игълан ителгән. Май чабу атнасы кысаларында Лондонда 24 нче февральдән алып 2 нче мартка кадәр концертлар, сәнгать күргәзмәләре, сәхнәләштерелгән күренешләр, кинолар күрсәтү, кулинария кичәләре булды. “Май чабу-2014” фестивале “Royal Festival Hall” концерт залында Чайковский исемендәге Зур симфоник оркестры чыгышыннан башланды.

Бәйрәмнең кунакларына рус сувенирлары, милли аш-сулар, кайнар коймаклар тәкъдим ителде.

Көн дәвамында Трафальгар мәйданында популяр рус артистлары: “Русская душа” фольклор коллективы, Мәскәү дәүләт Мюзик-холлы, “Любэ” төркеме артистлары, Дима Билан, “Сакма” казак җырлары ансамбле – чыгыш ясады. Шулай ук концертта “Голос” проекты җиңүчесе, ТРның атказанган артисты Динә Гарипова һәм җырчы Лилиана Газизова чыгыш ясады. Алар башкаруындагы татар җырына мәйданга җыелганнар да нәкъ үзебезчз биюләре белән кушылды. Ул вакытта сәхнә түрендә Татарстан флагы да җилфердәп торды.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*