tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә “Җырлап яшик” кичәсе үтте
Төмәндә “Җырлап яшик” кичәсе үтте

Төмәндә “Җырлап яшик” кичәсе үтте

Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында җырчы, көйләр язучы, халыкара конкурслар лауреаты Җәмилә Рәхимованың “ Җырлап яшик” дип аталган иҗат кичәсе оештырылды.

Җәмилә Әбделхәй кызы Ялутор районы, Калмаклар авылында туып үсә. 1977 нче елда Аслана урта мәктәбен тәмамлаган кыз Төмән шәһәренең сәнгать училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Хезмәт юлын яшь белгеч Аслана мәдәният йортында башлап җибәрә. Шул елларда ул беренче иҗат җимеше булган “Сүзсез генә янам” дигән җырын яза. 1989 нчы елда гаиләсе белән Таҗикстан ягына күчеп китә. Биредә Җәмилә апаның бүгенге көндә дә популяр булган “Яна йөрәк” җыры дөнья күрә. Белгәнебезчә, күптән түгел әлеге җырны себер кызы Рада Глазырина Татарстанда узган бәйгедә башкарып лауреат исеменә лаек булды. Сагыну хисләре көчле булу сәбәпле, 1993 нче елда Җәмилә апа туган ягына кайтып, Аслана авылында хезмәтен дәвам итә. 1995 нче елда “Ургыл” китап нәшрияте бастырган “Җырлап ачыла күңел” дип аталган җыентыкта аның 4 җыры дөнья күрә. 2004 нче елда ул Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараендагы татар бүлегенә эшләргә урнаша, бер елдан бүлек мөдире итеп билгеләнә. Аның тырышлыгы белән “Чишмә” ансамбле барлыкка килә, иҗатташ дуслары белән төрле бәйге-фестивальләрдә катнашып гел мактаулы исемнәр алып торалар. 2007 нче елда Җ.Рәхимованың “Яна йөрәк” дигән җырлар җыентыгы басылып чыга. Ә 2010 нчы елда Җәмилә апаның иҗатына гашыйк булган тамашачы “Яна йөрәк” җырлар дискын тыңлау бәхетенә ирешә. Моңлы тавышлы җырчы репертуарын бары тик җирле шагыйрь-шагыйрәләребез сүзләренә үзе һәм иҗатташлары язган җырлар белән бизи, тулыландыра. Бүгенге көндә аның 60тан артык җыры бар. Автор әйтүенчә, С.Сәгыйтов, И.Махиянов, Г.Абдрахманова, К.Кучковская сүзләренә язылганнарын халык аеруча яратып кабул итә. Көй язу эшендә Ә.Хәлитов, Н.Хәкимованың зур ярдәм күрсәтүләренә рәхмәтле ул.

Җырчының юбилей кичәсен иҗатташ дусты Наҗия Хәкимова әңгәмә формасында алып барды. Җәмилә апаның шатлыгын уртаклашырга якын дуслары – Розалия Бакиева, Каскара авылында эшләп торучы “Дуслык” (җитәкчесе Ф.Әскәров) җыр ансамбле, Башкортостан Республикасы кунагы Фәнидә Атанова, кызы – Лола Собирова килгәннәр иде, алар изге теләкләре белән бергә матур җырларын да бүләк иттеләр. Шагыйрә Клара Кучковская юбилярга багышланган шаян шигырен сөйләде. Җ.Рәхимова да тамашачыларын сөендереп үзенең иң популяр җырларын башкарды. Халык әлеге очрашудан зур канәгатьлек кичереп, яңадан-яңа очрашулар багып, җырчыга уңышлар теләп таралдылар.

Рәүфә Кангазина, “Яңарыш”, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*