tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халык көчле ул, моңлы ул
Халык көчле ул, моңлы ул

Халык көчле ул, моңлы ул

Узган якшәмбедә Төмәннең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда төрки телле халыкның “Таң йолдызы” XXIII өлкә балалар, “Халык сәнгате” үзешчән сәнгать иҗаты өлкә смотр-конкурсларының гала-концерты үткәрелде, тантаналы рәвештә татар мәдәнияте көннәре ябылды. Фойеда декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе оештырылды.

Зал халык белән шыгрым тулы иде. Бәйрәм Ялуторның “Сандугач” халык ансамбле башкаруында “Себер гимны” белән ачылды. Сәхнәгә милләтләр эшләре буенча өлкә департаменты рәисе Евгений Воробьев, өлкә Думасы рәисе урынбасары Геннадий Корепанов, өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева, Төмән шәһәре Думасы депутаты, өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, Россия Герое Владимир Шарпатов күтәрелделәр, халыкны чын күңелдән бәйрәм белән котладылар.

– Хәзерге көндә Украинада барган хәлләр һәрберебезне борчый. Кыенлыклар һәм шатлыклар кешеләрне берләштерә. Бергә булсак – без көчле. Ата-бабаларыбыздан калган мирас өчен без җаваплы, аны сакларга тиешбез.

Һәрчак шулай Төмән җирендә төрле милләт халкы дус яшик, дөньялар тыныч торсын, – дип сөйләде Евгений Михайлович. Ул халыкны берләштерүдә зур көч куючылар, Р.Туйчиковка, А.Апсатаровка, С.Надеинага, Н.Хәкимовага, И.Бакиевка, А.Сәгыйтовага, Д.Рәхимовага, М.Яциновичка, Л.Хөрмәтуллинага, Г.Калашниковага милләтләр эшләре буенча өлкә комитетыннан Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук мәдәниятне, мәгарифне күтәрүдә өлеш кертүләре өчен депутатлар бик күп якташларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Алар арасында “Яңарыш” газетасы коллективы да бар иде. Владимир Шарпатов иҗтимагый Геройлар ассоциациясе исеменнән Анатолий Омельчукка, Зыятдин Низамовка, Заһит Акбүләковка Мактау грамоталары тапшырды.

Дүрт сәгатькә якын барган гала-концертта кемнәр генә катнашмадылар. Болар барысы да шәһәрләрдә, районнарда сайлау турын үтеп, призлы урыннарны алучылар. Алар – Төмән, Тубыл, Ялутор шәһәрләре, Вагай, Түбән Тәүде, Ялутор, Тубыл, Яркәү, Аромаш, Төмән районнары артистлары иде. Мәсәлән, Тубылның 15 нче мәктәбенең “Сүзге”, Тубыл районының “Шук егетләр” бию ансамбле биючеләре сәхнә буенча “очып кына” йөрделәр. Г.Габдуллин җитәкчелегендәге Шыкчаның “Шытыр-шатыр” этнографик фольклор ансамбле артистлары берничә чыгыш ясадылар. З.Яруллин “Тәфтиләү” җырын җырлаганда Әбүзәр Миңнебаев гармунда, Әлфия Галеева думбрада аңа кушылып уйнадылар. Тубыл шәһәре, Аромаш районы нәни артистлары да үзләренең чыгышлары белән тамашачыларны шатландырдылар. Төмәндә татар мәдәният үзәгендә, Кырынкүл мәктәбендә, “Этнос” балалар, “Пионер”, ”Юность” үзәкләрендә күпме сәләтле сабыйлар тәрбияләнә, чыгышларына карап горурландык. Гитарачылар төркеме кызларын дәррәү кубып алкышладылар. Төмән районы, Талымхан, Каскара, Акъяр авылларыннан килгән артистлар да сынатмадылар. Яңа Атьялның “Чишмә”, Кактамак-Калмыкларның ”Умырзая”, Яркәүнең “Туган тел” ансамбльләре, Аслананың “Тамаша” фольклор ансамбле чыгышларын да тамашачылар бик яраттылар. Кызганычка каршы, аларның барысын да язып бетереп булмый, һәрберсе югары бәяләнде. Безнең җырчыларыбыз, биючеләребез, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләребез, кулланма декоратив сәнгать осталары байтак. Чара азагында өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Тимергали Мирасов артистларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Җырчыларны, биючеләрне, коллективларны әзерләүче җитәкчеләренә зур рәхмәтен белдерде.

Диләфрүз Фәхретдинова,
“Яңарыш”, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*