tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульян өлкәсе губернаторы җирле милли мәдәни автономияне котлады
Ульян өлкәсе губернаторы җирле милли мәдәни автономияне котлады

Ульян өлкәсе губернаторы җирле милли мәдәни автономияне котлады

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов, татар милли-мәдәни мохтариятенең 15 еллыгына багышланган тантанада чыгыш ясап «Татар халкыныңтырышлыгына һәм бердәмлегенә сокланам һәм аның алдында мин башымны иям»,-дип белдерде. Чыннан да , Идел буе төбәкләре арасында гына түгел, Россиядә дә беренчеләрдән булып оешкан әлеге мохтариятнең эшчәнлеге бүген күпләргә үрнәк булып тора. Бу хакта бәйрәм сәхнәсенннән Бөтендөнья татар конгрессы һәм Федераль мохтарият җитәкчеләре дә билгеләп үттеләр.

Сембер төбәгендә яшәүче йөз илле мең татарны берләштергән әлеге иҗтимагый оешманың юбилее белән котларга өлкәдә эшләүче 9 милли мохтарият һәм 18 иҗтимагый оешма вәкилләре килгән иде.

Чакырылган кунаклар һәм тамашачылар алдында чыгыш ясап өлкә Губернаторы -Хөкүмәт рәисе Сергей Морозов татар мохтариятенең эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм үзе белдергәнчә, бөек татар халкы алдында башын иде. Килешегез, мондый гамәлне бик сирәк өлкә җитәкчеләре генә эшли ала. Ул “Сезнең халык чын мәгънәсендә хөрмәткә лаек. Сез үзегезнең үткәнегезгә, халкыгызның тарихына һәм традицияләренә аерым бер хөрмәт һәм ихтирам белән карый беләсез.Сез милләтегезнең танылган шәхесләрендә хөрмәтлисез, аларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур эш алып барасыз. Ульяновск шәһәрендәге биш урам татарның танылган кешеләренең исемнәрен йөртә. Бу гамәлләрегез дә олы рәхмәт сүзләренә лаек.Барлык изге эшләрегез өчен мин сезнең алдыгызда чын күңелдән башымны ия”, диде. )

Дөрестән дә, Ульяновск ягында яшәүче милләттәшләребез өлкә җитәкчелегеннән мондый хөрмәткә лаектыр. Чөнки алар татар милли тормышында гына түгел, ә өлкәнең сәнагать, авыл хуҗалыгы тармакларында да һәрчак алдынгылар рәтендә һәм төбәкнең сәяси эшендә дә зур активлык күрсәтәләр. Ульяновск өлкәсендәге 150 мең татарның мәдәнияттәге һәм мәгърифәттәге ихтыяҗларын канәгатьләндерү, килеп чыккан проблемаларны җирле хакимият органнары белән берлектә хәл итү буенча Россия законнары нигезендә милли мохтарият шөгылләнә. Һәм ул аларның уңышлы барып чыга да. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Беренче урынбасары Ринат Вәлиуллин дә билгеләп үтте.

Унбиш ел элек өлкәдә автономия оешып, аңа җитәкче итеп өлкәнең танылган шәхес, профессор, бүген инде мәрхүм булган, Азат ага Курчаков сайланган иде. Хәзер мохтариятнең башкарма комитетында 96 кеше. Алар арасында галимнәр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре һәм хакимият органнарында эшләүчеләр бар.

Өлкәнең һәр районында да җирле оешмалар эшләп килә. Димитровград шәһәрендә татар мәктәбе, Ульяновскида татар мәдәният үзәге халкыбызга хезмәт итә. Авылларда һәр ай саен татар теле һәм мәдәнияте көннәре уза. Өлкә үзәгендәге мәдәният сарайларында иҗат коллективлары да зур эшчәнлек алып бара. Өлкәнең барлык шәһәр, район-авылларыннан да килгән милләттәшләребезне котлап Ульяновск шәһәре мэры Марина Беспалова да татарларның активлыгына соклануын яшермәде. Милли хәрәкәт активистларына мактау кәгазьләрен тапшырганда ул кул кысып шәһәрнең иҗтимагый тормышындагы эшчәнлекләре өчен рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерде.

Россия дәүләт Думасы депутаты, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов та сембер төбәге милли тормышын бик күпләргә өлге итеп алырга мөмкин диде.

Бәйрәмдә котлаулар белән бергә хөкүмәт бүләкләрен дә тапшырдылар. Чардаклы районы татар автономиясе рәисе Җәмил Хәкимовка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзалаган Рәхмәт сүзләре Иске Кулаткы районы башлыгы, танылган эшмәкәр Эдуард Ганиевка тапшырылды. Ә өлкә мохтарияте рәисе Рамис Сафинның күкрәгенә Губернатор “Халыклар дуслыгы” медален элде.

Моннан берничә ел элек мохтарият Габделҗаббар Кандалый исемендәге үз премиясен булдырган иде. Аңа быел Закир Кадыйри турындагы китап авторлары, танылган журналистлар Рәмзия Вилданова белән Ирек Сәйфиевләр лаек булды.

Бәйрәмнең икенче өлешендә Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан сәнгать осталары чыгыш ясады. Аны йомгаклап 1200 кеше сыйдырышлы тамаша залы аягүрә басып “Туган тел” не җырлады.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*