28-29 май көннәрендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Мордовия Республикасында һәм Пенза өлкәсендә эш сәфәрендә булачак.
28 май көнне делегация Мордовияның Аксен авылында Сабантуй урынын караячак һәм бәйрәмгә әзерлек барышын тикшерәчәк. Биредә Республика Сабантуен оештыру буенча оештыру комитеты утырышы уздырылыр дип көтелә.
Шулай ук сәфәр кысаларында Аксен авылы мәдәният йортындагы төзекләндерү эшләре белән танышу, сугыш батырларына куелган һәйкәлне карау һәм мәчеттә булу да планга кертелгән.
Мордовия Республикасына эш сәфәренең кульминациясе Васил Шәйхразыевның Мордовия Башлыгы Артем Здунов белән рәсми очрашуы булачак.
29 май көнне делегация Пенза өлкәсенең Кузнецк районына юл тотачак. Анда XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе оештыру комитетының зур утырышы уздырылачак.