Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Пенза өлкәсендә узачак Сабантуй буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Васил Шәйхразыев Пенза өлкәсендә узачак Сабантуй буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

Васил Шәйхразыев Пенза өлкәсендә узачак Сабантуй буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре кысаларында Пенза өлкәсенең Кузнецк районының Кече Труев авылында булды. Биредә XVI нчы Бөтенроссия авыл Сабантуе оештыру комитетының утырышы узды.

Утырыш барышында милли бәйрәмгә әзерлек буенча фикер алыштылар, тәкъдимнәр белән уртаклаштылар. Чараны оештыру мәсьәләләрен, программасын барлап чыктылар. Үз чиратында Васил Шәйхразыев Сабантуйның биредә яшәүче татарлар өчен әһәмиятлелеген, гомумән, республика халкы өчен дуслык һәм күпмилләтле бердәмлек бәйрәме булуын билгеләде.

Белешмә: Агымдагы елның 26-28 июньдә Пенза өлкәсе Кузнецк районының Кече Труев авылында XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак.
XVI Бөтенроссия авыл Сабантуеның программасы бай һәм кызыклы булырга тиеш, дип көтелә. Кунакларга татар мәдәнияте дөньясы белән танышу мөмкинлеге, традицион уеннар, милли көрәш, милли аш-сулар, халык һөнәрләре һәм мастер-класслар, шулай ук үзешчән иҗат коллективлары катнашындагы масштаблы концерт программасы тәкъдим ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*