Кичә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның якты истәлегенә багышланган концерт булды.
Тамашага җырчының иҗатташ дуслары, якыннары, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр һәм яратучылар җыелды. Данлыклы Фән абыйны искә алырга Казан мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова,
«Өзелмәс моң» тамашасында гармунчы һәм җырчы Фән Вәлиәхмәтов репертуарыннан халык җырлары, заманча композицияләр һәм импровизацияләр яңгырады. Концертның бизәге гармунчылар булды. Гармун моңы тамашачыларны Фән аганың яшь чагына кайтарды, аның тормыш мизгелләрен барларга ярдәм итте.
Катнашучылар, чыгыш ясаучылар барысы да Фән Вәлиәхмәтов иҗатын, ул үткән юлны югары бәяләделәр. Барысы да бертавыштан аны сагынуыбызны, юксынуыбызны билгеләп үттеләр.







