ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Тукай катламын ачкан галим
Тукай катламын ачкан галим

Тукай катламын ачкан галим

Аңа хас сыйфат – ул хезмәт, хезмәт, хезмәт! Ягъни Әбүгалисина кебек белем мәгарәләрендә туктаусыз казыну, гыйлем энҗеләрен бөртекләп чүпләү. Әлеге сыйфат, әлбәттә, аның холык-гадәтенә дә сеңми калмагандыр.

Бу хезмәт шахтер хезмәте кебек авыр, тик аерма шунда: ул җир катламнарын түгел, әдәбият тарихы катламнарын актара. Эшендә тоткан юнәлешендә принципиаль, үҗәт дәрәҗәсендә үзсүзле галим, шахтерларча казына торгач, Тукай катламына, шул чор мохитенә төшеп җитте, Тукай катламын ачып, бөек шагыйребезне үз мохите белән безнең заман мәйданына чыгарды бит! «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә чыккан «Тукай» китабы – Ибраһим аганың тарих катламнарыннан биниһая зур хезмәт куеп табылган иҗат җәүһәре, иҗат дисбесенең «Мәрьям ана»сы булды. Күп эзләнде. Ниһаять, тапты, шөкер! Моны «кыен китап» дип кенә булмый. Халыкның, тырышлыкның җиңүе, тантана итүе иде ул. Хәер, тир түгүнең әҗере дә, хөрмәте дә тиешлечә булды. Олуг Дәүләт бүләген аңа Тукай галиҗәнаплары үз кулы белән бирде кебек.

Ибраһим ага Нуруллин кеше сөяр, самими, киң күңелле инсан иде. Аның иҗатының асыл мәгънәсе чыннан да Тукай дөньясын ачу булды. Күпме фидакярлек кирәк аның өчен! Шуңа күрә дә ул безнең чорда да Тукай мохитендә яшәде кебек. Ул төрле каршылыклы лабиринтлар аша үтеп, Тукай катламын ачты, безне үткән тамырыбызга тоташтырды. Бу тиңсез хезмәте өчен киләчәк буыннар да аңа мең рәхмәтле булыр әле!

Ибраһим Зиннәтулла улы Нуруллин (1923-1995) тумышы белән хәзерге Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районындагы Парау авылыннан. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1950 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый һәм 1953 елны биредә Тукайның идея-эстетик карашларын тикшерүгә багышланган гыйльми хезмәте нигезендә кандидатлык диссертациясен яклый. Шул вакыттан 1990 елларга кадәр университетта укыта. Әдәбиятка прозаик-хикәяче буларак килеп керә, соңрак әдәби тәнкыйть һәм фәнни-тикшеренү эшләре белән мавыгып китә. Монографияләр яза һәм татар әдәбияты тарихы, әдәбият теориясе, әдәбият белеме буенча берничә дәреслек һәм методик кулланма китапларын бастырып чыгара. 1975 елда бөек татар шагыйренең җанлы образын бербөтен итеп күз алдына китереп бастырган фәнни-әдәби әсәрен – «Габдулла Тукай» исемле китабын язып тәмамлый. «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә басылып чыккан әлеге хезмәт өчен Ибраһим Нуруллинга 1982 елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

Роберт ӘХМӘТҖАНОВ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*