Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда легендар җырчы һәм гармунчы Фән Вәлиәхмәтовка багышланган фильм күрсәтелде
Казанда легендар җырчы һәм гармунчы Фән Вәлиәхмәтовка багышланган фильм күрсәтелде

Казанда легендар җырчы һәм гармунчы Фән Вәлиәхмәтовка багышланган фильм күрсәтелде

Бүген, 29 май көнне, Казанның «Мир» кинотеатрында танылган җырчы һәм виртуоз гармунчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның якты истәлегенә багышланган «Әле дә дуслар бар әле» исемле документаль-нәфис фильмның премьерасы узды.

Фильмның режиссеры – Илдар Мантуров сүзләренә караганда, аны бер генә кеше төшерми, ә кино чыннан да сәнгатьнең коллектив төре булып тора. Фильмны төшерү-ул катлаулы иҗат процессы, анда һәркем уртак эшкә үз өлешен кертә. Әлеге фильм Фән Вәлиәхмәтовның якын дусты, Бөтенроссия татар авыллары ассоциясе рәисе Фәнир Галимов ярдәме белән төшерелде. Кинодагы текстны Филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин укыды.

Премьераны карау чарасында җырчының дуслары, мәдәният һәм сәнгать вәкилләре, иҗатташ дуслары һәм күпсанлы тамашачылар җыелды. Фильмда сәнгать әһәленең балачак еллары, иҗат дөньясына аяк басуы, данлыклы юлы һәм кабатланмас башкару осталыгы тарихи архив материаллары, хәтирәләр һәм нәфис күренешләр аша тасвирлана.

Тамашачылар билгеләп үткәнчә, әлеге картина Фән Вәлиәхмәтовның иҗади мирасын саклау һәм яшь буынга җиткерү юлында зур мәдәни әһәмияткә ия.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*