28 майда Әлмәттә «Күңелнең язгы моңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Быел Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркы сәхнәсендә Мөслим язучылары да чыгыш ясады.
Нефть төбәге иҗатчылары әлмәтлеләргә шигырь, җыр-моң һәм яхшы кәеф бүләк итте. Фоат Садриев, Людмила Аланлы, Дарина Мороз, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Екатерина Аничкина, Резеда Хәертдинова, Илүсә Нәбиуллина, Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар, Лилия Яссир, Гүзәлия Галләмова, Зөлфия Сираиева, Нәфисә Сабирҗанова әдәбият бәйрәменең төп геройлары булды.
Чарада «Рухият» нәшрияты төрле елларда чыгарган китапларның күргәзмәсе оештырылган иде. Кичә ахырында һәркем теләгән басмасына ия булды, алар тамашачыларга бушка тәкъдим ителде.