ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Сәхибҗамал» оешмасы активистлары Бөтендөнья татар конгрессына килде
«Сәхибҗамал» оешмасы активистлары Бөтендөнья татар конгрессына килде

«Сәхибҗамал» оешмасы активистлары Бөтендөнья татар конгрессына килде

Башкортстан Республикасы татар хатын-кызларының «Сәхибҗамал» төбәк иҗтимагый оешмасы активистлары Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу оешманың Казан һәм Татарстанның Арча районына ике көнлек сәфәре кысаларында узды.

Башкортстан кунакларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Аннары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев «Сәхибҗамал» татар хатын-кызлары оешмасына соклану һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Иң авыр вакытларда да сез безнең таянычыбыз булдыгыз, эшчәнлегебезне һәрвакыт хупладыгыз, барлык чараларда да актив катнаштыгыз», — дип билгеләп үтте ул.

Татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе, «Ак калфак» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова кунакларны сәламләп, аларга Татарстандагы программадан ләззәт алырга, киләчәк проектлар һәм чаралар өчен илһам һәм көч тупларга дип теләде.

«Сәхибҗамал» татар хатын-кызлары оешмасы делегациясенең сәфәр программасы мөһим мәдәни чараларга бай. Бөтендөнья татар конгрессында очрашудан соң кунаклар күренекле татар шәхесләре белән бәйле урыннарда булачак, татар театрына нигез салучы, беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская каберенә чәчәкләр салачак.

Иртәгә делегация Арча районына юл тотачак. Программада — Кушлавычтагы Тукай музее һәм Кырлайдагы яңартылган әдәби-мемориаль музей комплексы белән танышу. Программада аерым урынны Айдар Фәйзрахмановның Бирәзә авылындагы йорт-музее ала. Анда кунаклар Татарстанның Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле җитәкчесенең иҗаты һәм мирасы белән танышачак.

Әлеге сәфәр төбәкләр арасында мәдәни элемтәләрне ныгыту һәм татар халкының күренекле вәкилләре турында истәлекләрне яңарту уңаеннан мөһим вакыйга булыр дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*