Ульян өлкәсендә яшәүче милләттәшебез, танылган көрәшчесе Артур Хакимов Ульяновск төбәгенең данын кабат еракларга таратты.
Үзбәкстанда узган “Дуслык кубогы”на узган көрәш буенча халыкара ярышларда Россия җыелма командасы составында катнашып, ул алтын медальгә лаек булды.
Турнир дөньяның төрле илләреннән йөздән артык иң көчле атлетны берләштергән иде. Ярышлар программасына көрәшнең берничә төре кертелгән иде. Артур билбау көрәше буенча чыгыш ясады.
Артур Хәкимов — көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, ике тапкыр дөнья чемпионы һәм БРИКС уеннары җиңүчесе.