30 майда Омск шәһәренең ВЛКСМның 30 еллыгы исемендәге Мәдәният һәм ял паркында Корбан бәйрәме узды. Бәйрәм елдагыча Кәримовлар гаиләсе ярдәме белән үткәрелде.
Оештыручылар — «Иртыш» татар милли-мәдәни үзәге һәм Омск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте.
Кунакларны «Умырзая» татар-башкорт халык ансамбле җырлар, мөнәҗәтләр белән сөендерде. Венера Рәхматуллина, Ямиля Жижевская һәм баянчы Нәгыйм Мөхәммәдуллин тамашачыларга җырларын бүләк иттеләр. Иң кечкенә катнашучы Миләүшә Ташева беренче тапкыр мөнәҗәт башкарды. Концертмейстер Рәшит Кадиков уйнап кына калмады, ә рәхәтләнеп үз җырын да башкарды. «Татар сүзе янгырый» конкурсында II дәрәҗә лауреат булган Зөлфирә Храмова Габдулла Тукайның «Китап» шигырен сөйләде.
Ансамбль номерлары мастер-класслар белән аралаштырылды. Миңсылу Өлфәт кызы балалар белән татар хәрефләрен буяу буенча дәрес үткәрде. Балалар иҗат белән бик теләп шөгыльләнделәр. Венера Рәхматуллина тәмле мастер-класс — татар ризыкларыннан авыз итүне оештырды. Бу конкурста «Ак калфак» вәкиле Сәдия Мөхәммәтшина җиңүче булды. Ул бик тәмле гөбәдия пешергән иде. Икенче урынны ансамбль катнашучысы Анжела Малаева алды, ул концерт программасында солист булып чыгыш ясавы өстенә, кунакларны тәмле пирог белән дә сыйлады Өченче урынга баурсак пешереп килгән Гөлнара Әхмәтова лаек булды.
Остаз Зөлфия Ягофарова тамбур чигүе буенча мастер-класс үткәрде, ә Газиза Кармушакова борынгы ашык уенын күрсәтте. Бу — сөяк белән уйнала торган татар халык уены.
Оештыручылар шулай ук «Туган як киңлекләре» авыл комплекслы үсеше үзәге җитәкчесе Сөмбел Хәсәновага рәхмәт белдерәләр. Ул Колосовский районыннан ук корбан ите алып килгән.
Шулай ук оештыручылар акчалата ярдәм иткән кешеләргә тирән рәхмәт сүзләре белдерелә: Радик Әхмәтовка, Раил Чумаровка, Зарина Әхмәтовага, Рафаэль Әхмәд улына, Гирфан абыйга, Нурфан абыйга.
Каллиграф Амир хәзрәт Белялов барысын да шаккаттырды. Оялчан, яшь егет чара башланыр алдыннан бик матур итеп дога укыган, аннан соң сазда уйнаган. Аның борынгы саз инструментында уйнавы йөрәкләргә үтеп керерлек булды, ди оештыручылар.