Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбендә Балалар Сабан туе гөрләгән. Күңел ачу чарасы Халыкара балаларны яклау көненә һәм уку елы тәмамлануга багышлана.
Кызылъяр мәктәбендә ел саен оештырыла торган әлеге бәйрәм балалар күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдыра. Бу юлы да билгеләнгән вакытка мәктәп янындагы мәйданчыкка укучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылар җыелган.
Балалар Сабан туе җирле мәдәният йортында Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендә эшләүче “Асылташ” хореография коллективы чыгышы белән башланып киткән. Аларның татар халык көйләренә башкарган күркәм биюе чарага милли рух һәм бәйрәм төсмере өстәгән.
Тантаналы өлештән соң, Сабан туеның иң кызыклы һәм мавыктыргыч мизгелләре – милли уеннар һәм спорт ярышлары – башланып киткән. Бәйрәмдә өлкәннәр дә, бала-чага да актив катнашкан.
Сабан туена хас уеннар үткәрелгән: капчык киеп йөгерү, таяк тартышу, чүлмәк вату, сулы чиләкләр белән йөгерү һәм кашыкка йомырка салып узышу кебек татар халкының онытылмас традицион уеннары укучылар һәм ата-аналар күңеленә хуш килгән. Катнашучыларның һәм җанатарларның сөенечле авазлары мәйданны җанландырып җибәргән.
Бәйрәм ахырында балалар һәм кунаклар тәм-томнар белән сыйланганнар.
Чыганак: bavly-tat.ru