ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге әгъзалары махсус хәрби операция өчен маскировка челтәрләре үрәләр
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге әгъзалары махсус хәрби операция өчен маскировка челтәрләре үрәләр

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге әгъзалары махсус хәрби операция өчен маскировка челтәрләре үрәләр

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге әгъзалары, тырыш ханымнар махсус хәрби операция өчен маскировка челтәрләре үрәләр. Махсус хәрби операция башланганнан бирле алар, күмәк көч белән, солдатларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итә. Әлеге күмәк шөгыль хәйрия эше генә булып калмыйча, фикер алышу, танышу, аралашу, кул эш белән шөгыльләнү урынына да әйләнгән.

Бүген Казанда махсус хәрби операция өчен маскировка челтәрләрен 3 урында үрәләр:  А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумында, П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә һәм “Мәрҗани” мәчендә. Биредә волонтерлар, маскировка челтәрләре генә үреп калмыйча, хәрбиләр өчен киемнәр дә тегәләр, бәйлиләр. Күптөрле, төрле юнәлешле эш алып барыла.

Әлеге чараларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы кул астында эшләп килүче, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге оештыра. Бүлекнең җитәкчесе Мифтахов Фәрит Фәиз улы, аның ярдәмчесе Галләметдинова Рәмзия Дәүләтовна бу эштә оештырып, башлап йөрүчеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*